Шәһри Казан

Слива белән маринадланган помидор

3 литрлы чиста кайнарланган банкага 2 кг чамасы помидор белән 5-6 слива, петрушка, укроп, 2 дәфнә яфрагы, 5-6 шт борчаклы кара борыч салырга.

Өстенә кайнар су салып, чиста кайнатылган капкачлар белән каплап 15-20 минут тотарга. Аннары суын агызып алырга һәм аңа 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатырга. Кайнап торган суны яңадан помидорлар өстенә салып, капкачын ябарга. Банкаларны әйләндереп, яхшылап каплап куярга.

Зөһрә Вәлиуллина
Мөслим, Җәлил

Фото: http://pixabay.com

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: