Шәһри Казан

Слива кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ

Моның өчен 1,1 кг шикәр комы, 1,2 кг слива, 120 мл су кирәк. Сливаны юып, төшләреннән арындырабыз. Зур кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибәбез дә болгатабыз. Су өстәп, кайнатырга куябыз.

Реклама

Шикәре эрегәнче болгатып торабыз һәм уттан алабыз. Өч сәгать тоткач, тагын җиде минут кайнатып алабыз. Аннары тагын сигез сәгать тотабыз да кабат кайнатырга куябыз. Кайнап чыгып ун минут торгач, уттан алып, банкаларга тутырабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: