16+

Шөпшәләрдән ничек котылырга?

Бөҗәкләрдән котылу өчен кулланыла торган халык ысулларында, гадәттә, бер төрле әйберләр файдаланыла.

Шөпшәләрдән ничек котылырга?

Бөҗәкләрдән котылу өчен кулланыла торган халык ысулларында, гадәттә, бер төрле әйберләр файдаланыла.

Болар: суган кабыгы, сарымсак, кычыткан, әрем, тәмәке яисә махорка. Аларга кер сабыны, нашатырь спирты, марганцовка өстәлә. 
Әмма бөҗәкләр дә "заманча" бит хәзер, тиз ияләшә. Әлеге ысуллар нәтиҗә бирсә дә, кыска вакытка гына. 

Бу шөпшәләргә дә кагыла. Әлеге бөҗәкләрдән котылу өчен иң элек 
аларның ояларын табарга кирәк. Шул очракта шөпшәдән тиз котылып була. 

Таба алмыйсыз икән, түбәндәге ысулны кулланыгыз. Бу бөҗәк баллы ярата. Шуңа да балга берничә тамчы агу (мисал өчен бәрәңгегә сибә торган агуны кулланырга була) тамызып, шөпшәләр күпләп оча торган урынга куегыз. Әмма күпмедер вакыттан агулы балны алып куярга онытмагыз. Кошларга, умарталарга зыян салырга мөмкин. 

Әгәр кул астында агулы матдәләр юк икән, коры чүпрә булышачак. 
Моның өчен 50 гр бал яисә кайнатма, 50 гр су алына. Шуңа 5 гр бор кислотасы һәм чүпрә салына. Чүпрәне чама белән, катнашма паста рәвешенә кергәнче салырга. Гадәттә, мондый "ризык" ашаган бөҗәк исән калмый.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading