Шәһри Казан

Өстенә кигән йөз күлмәк...

«Әлегә кадәр кәбестә рассадасын гел сатып ала идем, быел исә аны үзем утыртырга булдым. Аны кайчанрак чәчәсе һәм ничек тәрбиялисе икән? Галия ӘХТӘМОВА, Казан.»

Реклама


Кәбестә рассадасы турында без танылган бакчачы Фарсель абый ЗЫЯТДИНОВтан сорадык:
- Орлыкны рассадага чәчү вакытын якынча менә болай исәпләргә була: чәчүдән алып орлык тишелеп чыкканга кадәр 8-12 көн, тишелеп чыгып үскәнче тагын 45-50 көн үтә. Димәк, орлыкларны рассаданы ачык грунтка утыртырга якынча 55-60 көн кала чәчәргә кирәк. Бу безнең шартларда мартның 10-15 нче көннәрендә булып чыга.
Рассада үстерү өчен, 1 өлеш бакча туфрагы, 2 өлеш черемә һәм 1 өлеш ком катнашмасын озынлыгы - 60 см, киңлеге - 30 см һәм биеклеге 10 см булган тартмага тутыралар. 1 чиләк катнашмага 2 стакан утын көле яки 1 стакан сүндерелгән вак известь кушалар. Тартмалардагы туфракны тыгызлагач, араларын 3 см итеп сай гына буразналар ясыйлар һәм шунда, 1 см ешлыкта итеп, орлыкларны чәчәләр. Өстен 1 см калынлыктагы туфрак белән каплыйлар һәм бүлмә температурасындагы суны махсус су сиптергечләр белән сибәләр. Аннары тартманы пыяла яки пленка белән каплап, 20-25 градуслы җылы урынга куялар.
Чәчәр алдыннан орлыкларны, төрле авыруларга каршы тору өчен, алсу төстәге марганцовка эремәсендә 20 минут тоталар. Шытымнар күренә башлагач, тартмаларны иң якты урынга урнаштырырга кирәк. Кәбестә өчен температураның көндез 12-16 градус, төннәрен 6-10 градус җылы булуы яхшы. Мондый температура режимы сакланмаган очракта, алар сузылып үсәчәк. 10-12 көн үтеп шытымнарның бер яки ике чын яфрагы барлыкка килгәч, рассаданы туфрагы туклыклы матдәләр (торф, черемә) белән баетылган кечкенә чүлмәкләргә, стаканнарга күчереп утырталар. Ачык грунтка утыртканга кадәр, рассаданы ике тапкыр минераль ашламалар катнашмасы белән тукландыралар. Беренче тапкыр, ягъни икенче чын яфрак барлыкка килгәч, моны 10 л суга 30 гр исәбеннән мочевина белән, икенчесендә, рассаданы ачык грунтка утыртырга 15 көн кала эшлиләр. Моның өчен 10 л суга 10-25 гр мочевина, калий сульфаты яки хлорлы калий салып эретәләр. Үсемлекләрне тукландыру өчен, кош тизәге куллану яхшы. 1 өлеш кош тизәген 2-3 өлеш суда 2-3 тәүлек төнәтәләр һәм 1:10 исәбеннән су белән сыегайтып сибәләр. Утыртырга ике атна кала рассаданы акрынлап ачык һавага яки балконга чыгарып, туры кояш нурларына һәм түбән температурага ияләштерә-чыныктыра башлыйлар.

***
Иртә өлгерешле сортлар: Беренче номерлы Грибовский, Алтын гектар 1432, Июньская, Дюма F1, Стахановка 1513.
Уртача өлгерешле сортлар: Слава Грибовская 231, Слава 1305, Көзге Грибовская 320, Подарок, Менза F1, Белорусская 455.
Соң өлгерешле сортлар: Амагер 611, Җирле Клыков, Колобок F1, Подарок 2500, Лежкий F1.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: