Эндокринолог-диетолог Екатерина Иванникова кайбер продуктларның үзара ярашмавы турында кисәтә.
Әйтик, какаога сөт кушу көткән файданы бирми. Какаодагы кузгалак кислотасы кальций үзләштерүне катлауландыра. Бөерләрендә таш булганнарга мондый катнашмадан баш тарту хәерле.
Ак ипине джем белән дә ашарга ярамый икән. Икесендә дә тиз үзләштерелә торган углеводлар бар һәм алар кандагы шикәр күләмен кинәт күтәрә.
Кайнатма ягылган бутербродларны еш ашау симерүгә дә китерә.
Тавык белән бавыр да ярашмый ди. Тавыктагы цинк белән бавырдагы В9 витамины бер-берсенә үзләштерелергә комачаулый.
Иң зыянлысы исә – газлы су белән пиццаны бергә кушу. Алардагы углеводлар, аксымнар организмнан эшкәртелү өчен шактый көч таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар