Шәһри Казан

Табаларны ничек чистартырга?

Лениногорск шәһәренең "Ак калфак" хатын-кызлар җитәкчесе Тәслимә Рафикованың табалары чисталыгына күпләр шакката.

Күрше, туганнары да "табаларны ничек чистартасың?" дип сорап торалар. Үзенең серләрен ул "Шәһри Казан"га сөйләде: бер чиләк суга 6 флакон кәгазь клее, кыргыч аша үткәрелгән бер хуҗалык сабыны, бер кап кальций содасы салабыз. Табаларны шуңа салып 4-5 сәгать дәвамында кайнатабыз. Шуннан соң аларны алып тимер щетка белән юарга кирәк. Табалар кибеттә сатып алынган халәтенә кире кайтачак. 
Хатын кызның уңган-булганлыгын табаларыннан күреп була, дигән бит борынгылар. Сезнең дә табаларыгыз ялтырап. күзләрегезне иркәләп торсын, ди Тәслимә ханым. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (8)
Осталось символов:
  • 24 апрель 2022 - 09:30
    Без имени
    Чистара, э мин сыек сабын, 1 клей, 0, 5 кап кал сода салам. 1 сэгать кайнатам, шул суда калдырам. Кайберлэрен чайкатып кына куям. Дорес алар кап-кара тугел. Кыш буе пешергэч саргаялар инде. Пешергэн саен юып куям.
  • 23 апрель 2022 - 15:30
    Без имени
    Мин шулай эшлэп карадым инде. Табаларны салып кайнаткан табакны бозды ,э табалар шул килеш калды((
  • 26 март 2022 - 08:22
    Без имени
    Мичтэ карала инде ул, юсан, да тагы шул хэлгэ кайта, ун, ганлык аннан гыга тормый,
  • 23 гыйнвар 2022 - 15:18
    Без имени
    Чистармый, экият бу.
  • 3 июль 2021 - 09:31
    Без имени
    Пешеренеп тормасанда ямьсезлэнми алар. Бэлки сере шундадыр.
  • 30 май 2021 - 10:43
    Без имени
    Ничә сәгать кайнатырга?
  • 19 апрель 2021 - 15:52
    Без имени
    Камыр пешергэч ук табаларны юып куйсан нэкь шулай ялтырап тора🙋‍♀️
  • 17 апрель 2020 - 08:56
    Без имени
    Табаларны кайнатыр хәлгә житкерергә кирәкмидер бәлки, уңганлыкның сере шундадыр, дип уйлыйм