16+

Табын түрендәге «чыршы»

Кыяр, грейпфрут, сыр, казылыктан «чыршы» ясар өчен безгә 20-25 сантиметрлы агач шпажка, аны утыртып куярга каты яшел алма кирәк була.

Табын түрендәге «чыршы»

Кыяр, грейпфрут, сыр, казылыктан «чыршы» ясар өчен безгә 20-25 сантиметрлы агач шпажка, аны утыртып куярга каты яшел алма кирәк була.

Аны икегә бүлеп, кискән ягын аска каратып куясың да, шпажканы шуңа кадыйсың. Аннары инде кем кайсы продуктны тели, шуны шпажкага беркетеп куя. Сыр сайласагыз, аны өчпочмак формасында төрле зурлыкта турагыз. Зур кисәкләрен шпажканың астына кидерәбез. Иң өскә исә - кечкенәрәкләрен. Чыршының башын болгар борычы, йә черри помидоры, яки зәйтүн җимеше белән бизәргә була. Чыршыны кыярдан ясасагыз, очына кечкенә бер кыярның башын кидереп куегыз. Чыршы астына укроп яки петрушка түшәргә мөмкин. Яшел тәмләткечләр өстенә «кар» - уылган сыр да сибәргә онытмагыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading