16+

Тамак бакасын (ангина) ничек дәваларга?

Язгы кояш җылыта, кар эри, төннәрен һәм иртәләрен салкынча була. Өйдә эшкә чыгып киткәндә, бигрәк тә тирләгән килеш, тиз салкын тия, тамак авырта башлый. Тамак бакасын (ангинаны) ничек итеп үләннәр белән дәваларга соң?

Язгы кояш җылыта, кар эри, төннәрен һәм иртәләрен салкынча була. Өйдә эшкә чыгып киткәндә, бигрәк тә тирләгән килеш, тиз салкын тия, тамак авырта башлый. Тамак бакасын (ангинаны) ничек итеп үләннәр белән дәваларга соң?

Тамак бакасы – тамакның бактерияләр (стафилококк, стрептококк, сирәк пневмококк) белән инфекцион зарарлануы. Авыруның берничә төре бар. Иң җиңеле – катараль ангина. Ул тамакның коры булуы, хәлсезлек, температураның 380 С ка кадәр күтәрелүе белән билгеле. Төкерекне йотканда да авырту сизелә. Бадәмсыман бизләр (миндалины) ялкынсынганда, башның нык авыртуы, калтырану көчәя, лимфа төеннәре (лимфоузлы) ялкынсына. Фолликуляр ангина булганда, тел ак элпә (пленка) белән каплана, бадәмсыман бизләрдә ак нокталар барлыкка килә. Дәваламаганда, ангина тора-бара буыннар сызлавына (ревматизм), йөрәк мускуллары һәм бөер ялкынсынуга (миокард, нефрит) этәргеч була. Ангинаны бактерияләргә каршы тәэсир итә торган дарулар гына дәвалый, табиблар белән киңәшләшергә кирәк! Очраклы кешеләр биргән киңәшләрне, алар тәкъдим иткән даруларны кулланырга ярамый, алар башка төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Тамакны чайкатулар файда бирә, әмма ул авыруны дәваламый, чөнки бактерияләр бадәмсыман бизләрнең өстендә тормыйлар, аның эченә үтеп керәләр. Тамакны чайкатканнан соң, бадәмсыман бизләр өстендә элпә (пленка) хасил була. Тамак чайкауның да кайбер «серләрен» белергә кирәк.

Төнәтмәне алдан ук түгел, чайкату алдыннан әзерләргә кирәк (иртәгәсе өчен бүген түгел).

Төнәтмә җылы (салкын яки кайнар түгел) булырга тиеш.
Тамакны чайкатканнан соң, даруын юып төшермәс өчен, ашамый-эчми торырга киңәш ителә.
Төнәтмәне авызга алгач, аны тамак төбендә гырылдатып торырга кирәк.
Төнәтмәнең төрен чиратлаштырырга киңәш ителә, аның файдасы күбрәк була.

Тамак чайкату өчен төрле төнәтмәләр

Чебенкунмас гөл (шалфей), акбаш (ромашка), тырнак гөл (календула), меңъяфрактан (тысячелистник) төнәтмә ясыйлар. 2 аш кашыгы чималга 0,5 л кайнар су коярга һәм тамакны чайката алырлык температурага кадәр суытырга, аннан сөзәргә кирәк.

1 өлеш юкә чәчәге, 2 өлеш имән кайрысы, 3 өлеш акбаш чәчәген катнаштыралар. 1 аш кашыгы шул чималны савытка салып, өстенә 1 стакан кайнар су коярга, 5 минут пешерергә һәм 1 сәгать суытырга, сөзәргә киңәш ителә.

2 аш кашыгы сары мәтрүшкә өстенә 200 мл спирт салырга һәм аның өстен ябып 14 тәүлеккә караңгы урынга куярга. Аннары сөзәргә кирәк. 1 стаканга 20 тамчы тамызып, аңа 1 стакан су салырга һәм тамакны чайкатырга кирәк.

3 өлеш урак агач яфрагын (листья эвкалипта), 2 өлеш бөтнек, 4 өлеш чебенкунмас гөл, 2 өлеш акбаш алырга, шуларны катнаштырып чимал әзерләргә. 3 аш кашыгы чималга 0,5 л кайнар су коярга һәм 10 минут каплап торырга, аннары сөзәргә кирәк.
1 аш кашыгы кызылбаш (кровохлебка) тамырына һәм чәчәкләренә 1 стакан су салырга һәм 10 минут кайнатырга, аннары сөзәргә һәм кулланырга.
3 аш кашыгы кипкән караҗиләкнең җиләгенә 0,5 л су салырга һәм утта кайнатырга кирәк (суның яртысы кимегәнче). Үлекле ангинадан бик файдалы.

Ангина белән авырганда, һичшиксез, оториноларингологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк! Авырганда ятып торырга, күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

Нияз Бишбалта, Казан

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бишбалта спирт белэн мавыкма

    Мөһим

    loading
    2
    X