Шәһри Казан

Төчкерәбез дә йөткерәбез...

Салкын тидереп авыручылар исә республикабызда көннән-көн арта бара. Урамда да салкын, йортларга җылылык бирергә дә ашыкмыйлар. Елның бу вакытында салкын тидермичә калуы бик авыр. ТР буенча «Роспотребнадзор» идарәсе матбугат хезмәте дә, соңгы атналарда ОРВИ белән авыручылар сизелерлек арта башлады, дип хәбәр итә. Тамак төбе аз гына әчетә, ара-тирә йөткергәли башлыйсың...

Реклама

Салкын тидереп авыручылар исә республикабызда көннән-көн арта бара. Урамда да салкын, йортларга җылылык бирергә дә ашыкмыйлар. Елның бу вакытында салкын тидермичә калуы бик авыр. ТР буенча «Роспотребнадзор» идарәсе матбугат хезмәте дә, соңгы атналарда ОРВИ белән авыручылар сизелерлек арта башлады, дип хәбәр итә.
Тамак төбе аз гына әчетә, ара-тирә йөткергәли башлыйсың икән, организмдагы микробларның күп итеп таралуына юл куймагыз. Тизрәк дәвалана башлагыз. Салкын тиюдән һәр кеше үз ысулларын кулланырга ярата. Шулай да, хаталанмас өчен, берничә киңәшне истән чыгармагыз. Температура югары булганда, аны төшерергә ашыкмагыз, чөнки югары температура микроб һәм вирусларны юк итә. Табиблар әйтүе буенча, тән температурасы 38 градустан артып китсә генә, аны төшерә торган дарулар эчәргә кирәк. Ютәл күзәтелгәндә исә үги ана яфрагы, татлы тамыр (солодка) файдалы. Әлбәттә, күбрәк сыеклык эчәргә кирәк: гөлҗимеш суы, лимонлы чәй шифалы.
Томау төшкәндә исә борыныгызны тозлы су белән юдырыгыз. Болай эшләгәндә, томаудан берничә атнадан түгел, ә бер-ике көннән соң ук котылырсыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: