16+

Телең йотарлык рассольник рецепты

Бүген хуҗабикәләр быелгы уңышыннан кышка салатлар яба.

Бүген хуҗабикәләр быелгы уңышыннан кышка салатлар яба.

Кирәк

  • 0,5 кг перловка
  • 3 кг кыяр
  • 1 кг кишер
  • 1 кг суган
  • 0,5 л томат пастасы («Кухмастер»ныкы әйбәт була)
  • 250 грамм шикәр комы
  • 250 грамм үсемлек мае
  • 4 аш кашыгы тоз
  • 100 гр уксус

Эш барышы

1. Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.

2. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез.

3. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз.

4. Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз.

5. Стерильләштерелгән банкаларга салып, юрган яки тастымал астында суынганчы тотабыз.

Венера МӘҖИТОВА, Башкортстан.

Фото: suseky.com

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading