16+

Телеңне йотарлык өчпочмак РЕЦЕПТЫ

Камыры искиткеч, үзе йомшак, үзе уалып тора.

Телеңне йотарлык өчпочмак РЕЦЕПТЫ

Камыры искиткеч, үзе йомшак, үзе уалып тора.

Кирәк була су белән сөт, икесе бергә бер бокал, җылымса сыеклыкка бер чәй кашыгы коры чүпрә, бер чәй кашыгы шикәр комы, бер йомырка, ярты стакан сыек май (минем стакан 180 мл лы), ярты чәй кашыгы тоз һәм он салып, йомшак, кулга ябышмый торган камыр бастым.

Ярты см калынлыгында итеп камырны җәйдем. Өстенә йомшак комбижир сөрттем (комбижирны үзем ясап куйган идем, кыштан, ике өлеш эретелгән терлек эч маена бер өлеш сыек май кушып) һәм шушы җәймәне рулет итеп төрдем дә, өстен каплап, бер сәгатькә ял итәргә куйдым. Аннары кисәкләргә бүлгәләп, шарчыклар ясадым, җәеп, эчлеген салып, өчпочмаклар ясадым. Минем эчлеге: бәрәңге, күп итеп суган, кабартып алынган, иттарткычтан чыгарылган үпкә, тоз, борыч.

Резидә Фәйзуллина
Сарман

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading