16+

Теплицаны ел әйләнәсе кулланабыз

Хәзер һәр өй артында кукраеп теплица утыра, чөнки аннан башка кыяр-помидор үстерергә кыенлашты. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яумый хәзер.

Теплицаны ел әйләнәсе кулланабыз

Хәзер һәр өй артында кукраеп теплица утыра, чөнки аннан башка кыяр-помидор үстерергә кыенлашты. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яумый хәзер.

Ярый әле, теплица бар. Бик җайлы нәрсә икән ул үзе. Иртә язда без теплицада яшел суган белән редис үстердек.

Суганыннан – бөккән, редисыннан салат ашап рәхәтләндек. Аннары чират помидорларга җитте (каенанама рәхмәт инде, аягы-кулы сызлаусыз булсын, ел да рассада үстереп бирә). Теплицаны алар да ошатты.

Июнь урталарыннан башлап, ноябрь азагына кадәр җимеш бирделәр. Әле нинди генә җимешләр. Кайберләренең авырлыгы чак кына бер килога җитмәде. Төгәлрәге, 861 граммга тартты.


Бәрәңге алгач, бүлбеләрне дә шунда җәеп киптердек. Без, «иртә әле!» дип, кар яугач кына, сентябрьнең 22сендә генә казыдык бәрәңгеләрне. Юешләнгән бүлбеләрне киптерер өчен парник менә дигән урын булды.


Помидорлардан чистарткач, теплицага тавыклар ябып тордык. Аларның тораклары җәй өчен генә эшләнгән иде. Көзге яңгырлар ява башлагач та, әллә кайдан гына башка килде дә, шунда керттек үзләрен. Җылы, якты. Монысы үзе бер хикмәт булды.

«Кикрикүк!» дип кычкыра торганга әйләнде парнигыбыз. Тавыклар да зарланмады, йомыркаларын да салдылар. Салкыннар башланганчы дип, сарайны тизрәк төзеп бетереп, тавыкларны шунда урнаштыргач, бушап калган парникка кисеп ярган утын төяп куйдык. Бу юлы инде мунчага дигәннәре коры торсын дип. Аннары ул утынлы парнигыбызны этебез Актәпи үзенең ике баласы: Акмуен һәм Аккойрык белән өй итте.

Рәхәтләнеп шунда кыш чыктылар. Оялары да бар югыйсә, нишләптер аны ошатмадылар.


Күптән түгел генә кояшлы бер көнне парнигыбызны яхшылап җыеп чыгардык – язгы чәчүгә әзерләдек. Исән булсак, тиздән тагын суган белән редис утыр­тыр вакыт җитеп килә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading