16+

Тимераякта очабыз, Чыжлап тора шома боз

Соңгы вакытта тимераякта йөрү аеруча популярлашты. Олылар да, яшьләр дә, балалар да йөри хәзер шугалакка. Шугалак дигәннән, шәһәребездә аларның да саны артып тора. «Казан-Арена» футбол стадионы янындагы территориядә дә бушлай шугалак ясалачак. Аны декабрь ахырларына барып күрү бәхетенә дә ирешербез, Алла боерса. Әйтүләренчә, ул галәмәт зур да булачак икән. Имештер,...

Тимераякта очабыз, Чыжлап тора шома боз

Соңгы вакытта тимераякта йөрү аеруча популярлашты. Олылар да, яшьләр дә, балалар да йөри хәзер шугалакка. Шугалак дигәннән, шәһәребездә аларның да саны артып тора. «Казан-Арена» футбол стадионы янындагы территориядә дә бушлай шугалак ясалачак. Аны декабрь ахырларына барып күрү бәхетенә дә ирешербез, Алла боерса. Әйтүләренчә, ул галәмәт зур да булачак икән. Имештер,...

Иң элек кибетләрдән сораштым. «Спортмастер» кибетендә аны 999 сумнан башлап 3500гә кадәр алырга була. Тагын бер зур спорт кибете саналган «Декатлон»да тимераякны 749 сумнан башлап саталар, «Reebok»тагы сатучы-консультант, уртача бәясе 3999 сум тора, диде. «Триал-Спорт»тан да белештем: анда - 1000 сумнан, ә «Columbia»да 1200дән башлап сатыла. «Из рук в руки» газетасын да караштырып чыктым. Анда тимераякны 550дән алып 2000гә кадәр тәкъдим итәләр.
Кайдан алырга мөмкин булуын белдегез, хәзер исә аны ничек дөрес сайларга икәнлеген дә әйтеп узыйк. Тимераякны кигәч тә йөреп карагыз. Аз гына уңайсызлык сизсәгез дә, икенче төрен сайлагыз. Боз өстенә чыгып баскач, тагын да җайсызрак булырга мөмкин, дип киңәш итте сатучы. Пычагының (лезвиесенең) ботинкага ничек беркетелүен тикшерегез. Үткенме-юкмы икәнлеге белән дә кызыксыныгыз. Ни өчен дигәндә, сатудагы барлык модельләр дә үткенләтелгән булмый. Димәк, аны үзегезгә кайратырга кирәк булачак. Бу уңайдан да бер киңәшебез бар: фигуралы шуу өчен каралган тимераякларның башындагы тешләрен үткенләтергә кирәкми.
Тимераякның ботинкасы материалына килгәндә, ул чын күннән дә, ясалма күннән дә, пластиктан да булырга мөмкин. Кайсы материалдан эшләнгәненә өстенлек бирергә дигән сорауга төгәл генә җавап юк. Аларның һәрберсенең үз өстенлеге һәм кимчелеге бар. Чын күн җылылыкны саклый һәм аяк формасын да тиз ала. Шул ук вакытта дым да үткәрә. Ясалма күн, киресенчә, дымланмый, үз формасын һәм кыяфәтен саклый, тик аңарда аяклар тирли. Пластик материал исә җайсыз санала, ул хәрәкәтләнергә комачаулый. Бердәнбер уңай ягы - арзан булуында.
Шугалакка яңа гына йөрергә уйлаган кешеләргә сатучылар кыйммәтле модельне сайларга киңәш итми. Бу шөгыль сезгә ошап китәме әле, юкмы - анысын алдан белмисез, баштагы мәлдә озаклап йөри дә алмыйсыз, шуның өчен, акчагызны җилгә очырмагыз, ди алар.

«Ак Бүре» шугалагы
Кайчан: шимбә - 19.30; ял көне - түләүсез: 12.00 - 13.00 (аның өчен чәршәмбе көнне үк язылырга кирәк); түләүле - 13.30, 15.30, 17.30. 1,5 сәгать шөгыльләнергә була.
Керү билеты: олылар өчен - 80 сум, 12 яшькә кадәрге балалар өчен - 50 сум.
Тимераякны прокатка алу: сәгатенә 50 сум.
Өстәмә хезмәтләр: кафе, тимераякны кайрату - 150 сум.

«Форвард» шугалагы
Кайчан: ял көне (расписаниесен пәнҗешәмбе көнне шалтыратып сорарга кирәк)
Керү билеты: 60 сум, бушлай кергәндә, пәнҗешәмбе көнне сәгать иртәнге 9.00да шалтыратып язылырга.
Тимераякны прокатка алу: олылар өчен - 50 сум, 5 яшькә кадәрге балалар өчен - 30 сум.
Өстәмә хезмәтләр: буфет, тимераякны кайрату - 110 сум.

«Ватан» шугалагы
Кайчан: шимбә - 19.00-20.15; 20.45-22.00; ял - 16.00-17.15; 17.45-19.00
Керү билеты: 80 сум.
Тимераякны прокатка алу: 70 сум

«Татнефть-Арена» шугалагы
Кайчан: расписаниесен алдан карарга кирәк.
Керү билеты: 120 сум.
Тимераякны прокатка алу: сәгатенә 150 сум.
Өстәмә хезмәтләр: тимераякны кайрату - 150 сум. Яңа тимераякны - 200 сум.

«Ракета» шугалагы
Кайчан: җомга, шимбә, якшәмбе 18.00дән 21.30га кадәр.
Керү билеты: 100 сум.
Тимераякны прокатка алу: 100 сум.
Өстәмә хезмәтләр: тимераякны кайрату - 150 сум.

«Зилант» шугалагы
Кайчан: шимбә 16.00 - 17.30, 18.00-19.30
Керү билеты: олылар өчен - 100 сум, 12 яшькә кадәрге балалар өчен - 50 сум.
Тимераякны прокатка алу: 60 сум.
Өстәмә хезмәтләр: кафе, тимераякны кайрату - 130 сум.

«Триумф» шугалагы
Кайчан: ял түләүсез - 12.30-13.30 (моның өчен чәршәмбе көнне иртәнге сәгать 8.00дә язылырга кирәк), түләүле сеанслар - 14.00-15.00; 15.25-16.25, 16.50-17.50
Керү билеты: олылар өчен - 80 сум, 5 яшькә кадәрге балалар өчен - түләүсез.
Тимераякны прокатка алу: 70 сум.
Өстәмә хезмәтләр: кафе, тимераякны кайрату - 150 сум (чәршәмбе көнне генә).

«Баско» боз аренасы
Кайчан: ял көне 15.00 - 16.30; 17.00 - 18.30
Керү билеты олылар өчен - 70 сум, 4 яшьтән 12 яшькәчә балаларга - 50 сум, 4 яшькә кадәргеләргә - түләүсез.
Тимераякны прокатка алу: 1,5 сәгатькә - 80 сум, 1 сәгатькә - 50 сум.
Өстәмә хезмәтләр: буфет, тимераякны кайрату - 100 сум.

«Трудовые резервы» шугалагы
Кайчан: эш көннәрендә - 17.30дан 21.00гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә - 14.00дән 21.00гә кадәр
Керү билеты: бер сәгатькә олылар өчен - 60 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен - түләүсез.
Тимераякны прокатка алу һәм керү: олылар өчен - 120 сум, 7 яшькә кадәр - 60 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading