Шәһри Казан

Тиресме, ашламамы?

Бакчачылар өчен арзан һәм файдалы ысулны бергәләп эзлик.

Бүген бакчачылык юнәлешендә эшләүче кибетләргә керсәң, киштәләргә тезеп тутырылган химикатларның бик күп булуына хәйран каласың. Минераль ашламаларның, микроэлементларның, зарарлы гөмбәчекләрне, корткычларны, чүп үләннәрен юк итү чараларының ниндие генә юк! Бәяләре тешләшә, кесәң генә чыдасын!

Таныш бакчачылар белән үзара фикер алышканда, фикерләр икегә бүленә. Берәүләр бакчага бары тик органик ашлама: черемә, компост, утын, үлән көле, ком, торф, ләм кертү яклы. Икенчеләре, химикатларны чамасын белеп кулланудан әлләни зур зыян юк, уңышның күләме, сакланышы минераль ашламалар, микроэлементлар, гербицидлар, пестицидлар куллануга турыдан- туры бәйле, дип саный. “Химик препаратлар кулланмыйча, бәрәңгенең төп дошманнары – каты корт белән колорадо коңгызына, томат уңышына зур зыян салучы фитофтора гөмбәчекләренә, җиләк-җимеш куакларына көн күрсәтмәүче гөбләләргә, кура җиләге сабакларының эченә тишеп кереп, эчтән ашап төшүче пыялач күбәләк кортына каршы торып буламыни?” – ди андыйлар.

Шәхсән үзем дә иртә язда бакчабыздагы агач-куакларны бордос сыекчасы эремәсе белән коендырам, шул рәвешчә гөмбәчек чирләрен алдан кисәтәм. Киләсе җәйдә алмалар кортламасын өчен, көз көне алмагачларга 500 грамм сидекчәне 10 л суда эретеп сибәргә кирәклеген беләм. Яшелчәләрнең уңышын арттыру максатыннан, суперфосфат, бор кислотасы, йод куллануымны яшермим. Үсемлекләремне 200 литрлы кисмәктә ачытылган яшь кычыткан, чүп үләннәре, тавык тизәге, көл төнәтмәсе белән ашлаганда, микроэлементлар да кушып җибәрәм. Уңышны җыеп алганнан соң, сидератлар чәчеп үстереп алабыз, бакчабызга ел саен машина-машина тирес кертәбез.

Зур тырышлык куюыбызга карамастан, туфракның сыйфаты яхшыра баруын сизмим. Моның сәбәпләре күптөрле, әлбәттә. Беренчедән, безнең бакча кишәрлекләре авыр балчыксыл ачы туфраклы. Известь, акбур порошогы, доломит оны, көл таратуыбызга карамастан, туфракның ачылыгын тулысынча нейтральләштереп җиткерә алганыбыз юк әле. Бакчабызга урман орынып ук тора, шунлыктан әледән-әле кыргый җәнлекләр зыян сала. Сукыр тычкан бакчаның астын-өскә китереп айкап йөри, аю чикерткә, май коңгызы личинкалары, катыкорт белән бергә, бакча өчен бик кирәкле – гумус эшләп чыгаручы яңгыр суалчаннарын да юк итә.

Бакча сезоны тәмамлангач, бу темага махсус әдәбият укырга, белемемне камилләштерергә гадәтләндем. Файдалы мәгълүмат эзләп утырган вакытымда, шактый кызыклы язмаларга тап булдым. Елга ике мәртәбә бакча туфрагын әйләндереп казу, берничә ел рәттән химикатлар куллану аркасында, туфрактагы файдалы бөҗәкләрнең, гади күзгә күренми торган тере микроорганизмнарның күпләп һәлак булуы турында бәян ителгән иде.

Реклама

Тәмам эштән чыгып үле составка әйләнеп килүче туфракны янәдән савыктыру, уяту, уңдырышлылыгын арттыруның ничек җаен табарга соң? Галим-микробиолог Анатолий Бессараб, эффектив микроорганизмнар (ЭМ) технологиясенә таянып, көндәлек тормышта һәр хуҗабикәнең кул астындагы гади генә әйберләрне кулланып, шифалы микроблы состав барлыкка китерүе, шуны куллангач, бакчадагы бөтен яшелчә, җиләк-җимешләрнең уңышы берничә мәртәбәгә артуы турында тәфсилләп язган. Әлеге алдынгы тәҗрибәнең гадилеге, туфракны сихәтләндерүче составны һәркайсыбызның бер авырлыксыз ясый һәм куллана алуы үзе ни тора!

“Бүген күп илләрнең алдынгы карашлы аграрийлары ЭМ препаратлар кулланып, кешеләрнең сәламәтлеге өчен зыянсыз продуктлар үстереп алуга өстенлек бирә. Дөнья базарында мондый азык-төлек кыйммәтрәк торса да, аңа ихтыяҗ зурдан, – дип яза галим. – Туфракка керткәннән соң ике атна вакыт эчендә күзгә күренми торган ярдәмчеләребез терелеп эшкә керешәләр, алар төрле гөмбәчек чирләрен юк итәләр, туфракның составын, структурасын яхшырталар. ЭМга нигезләнеп ясалган препаратларны орлыкларны чәчүгә әзерләгәндә, рассада үстергәндә, вегетация чорының башыннан алып азагына чаклы үсемлекләрне атна-ун көнгә бер мәртәбә тукландыру чарасы итеп кулланырга ярый. Алардан гөмбәчек инфекцияләрен юк итүче составлар әзерләү отышлы.ЭМ препаратлар азык- төлек калдыкларын эшкәртү, компост әзерләүне тизләтү өчен дә кулай.” Бессараб эремәсенең нигезен гап- гади эремчек суы тәшкил итә. Базардан чын авыл сөте сатып алып, тизрәк ачысын өчен, шуңа бераз кефир йә катык салып болгатып, җылы урында тотып ачытабыз.Кәстрүлгә салып, сүрән утта күпертеп алабыз. Эремчеген сөзеп алгач, пыяла банкага саркытылган 1 литр аксыл саргылт суга 1 бал калагы каймак салып болгатып, йәнәдән җылы урынга куеп торабыз. (Эремчек суының артып калганын, икенче мәртәбә куллану өчен суыткычта саклыйбыз). Эремчек суы составында аксымнар, аминокислоталар, витаминнар, тозлар бар.

Шифалы составның икенче компоненты, краннан агызып алгач тымызыкландырылган 1 л чиста җылымса суга 1 десерт кашыгы – 20 грамм бал салып болгаткач барлыкка килә. Бу ике составны 10 литрлы пластик (!) чиләккә, иң отышлысы – караңгы төстәге пыялалы зур шешәгә салып болгатып, савыт туганчы җылымса су тутырып, шуңа ярты кашык чүпрә өстәп җибәреп, капкачын ябып, өстенә калын кара капрон пакет киертеп, караңгы җылы урында дүрт көн тотабыз. Тимер савыт кулланырга ярамый! Бу эремәне10 л суга 100 мл исәбеннән салып болгатып сибәргә кирәк. Язын беренче мәртәбә кулланганда, туфракның кимендә 10 градуска чаклы җылынуы, аның дымлы, органика – черемә яки компост, вакланган үлән, яфраклар белән ашланган булуы мәҗбүри шарт. Бактерияләр һаваның температурасы +15 градус җылылыкка кадәр күтәрелгәч, дәррәү уянып эшкә керешәчәк. Бу составны язын беренче мәртәбә сипкәч, түтәлгә ике атна дәвамында берни чәчмибез, утыртмыйбыз. Составны дөрес итеп кулланганда, микроорганизмнар туфрагы үле диярлек кишәрлеккә дә чагыштырмача тиз арада җан кертә. Ачы мохиттә чир тудыручы бактерияләр, микроблар кырыла. Туфрак минераль матдәләргә, витаминарга байый. Шушы рәвешле сихәтләндерелгән туфракка утыртылган үсемлекләрнең иммунитеты яхшыра, алар ончыл чык, фитофтора чирләренә бирешми башлый. Корткыч бөҗәкләр юк ителә. Яшелчәләрнең, җиләк-җимешнең уңышы берничә мәртәбә арта. Икенче-өченче мәртәбә кулланганда, Бессараб эремәсен кайсы культура төбенә сибүгә яки яфракларына бөркүгә карап, бакчачылар аңа үзенчә өстәмәләр кертә. Әйтик, бер чиләк сыер тизәге ачыткысына 100 мл Бессараб эремәсен салып болгатып, борыч, кыяр, баклажан үсә торган теплица эченә куючылар бар.

Фотосинтез өчен кирәкле углекислый газ бүленеп чыгып, үсемлекләргә уңай тәэсир итә. Эремчек суына, балдан тыш, сыер тизәге ачыткысы кушып, симәнә бәрәңгеләргә бөркү, бакчадагы бәрәңге,томат, чөгендер, кәбестә яфракларына сибеп, тамырдан тыш тукландыру отышлы дип язалар. Бу микробиологик ашлама белән сарымсакны сезонга 3-4 мәртәбә тукландырырга ярый, Кайберәүләр агач- куак төпләрен салам, коелган яфраклар, үлән белән мүлчәләгәч, Бессараб эремәсе составына көл өстәп сибә икән. Куакларның яфраклары үсеп чыккач, әлеге состав белән тукландырганнан соң, алар гөмбәчек чирләренә, корткычларга бирешмиләр. Бакча җиләгенә бу эремәне май уртасында, чәчәк ату алдыннан һәм чәчәкләре күренә башлаган чорда сибәргә кирәк, дип язганнар. Сихәтле составны декоратив үсемлекләр, бакчадагы чәчәкләр, розалар аеруча үз итә икән. Микробларга яктылык начар тәэсир итә, алар кызу кояш нурларында һәлак булалар.

Шунлыктан бу сихәтле эремәне кояш баегач йәки сүрән көндә сибү зарури. Бессараб эремәсен кулланган аграрийлар түбәндәге нәтиҗәгә килгән. Эффектив микроорганизмнарны даими кулланган кишәрлекләрдә 1 сутыйдан җыеп алынган бәрәңге уңышы – 7-8, кыяр – 4, томат уңышы – 3-4; чөгендер, дайкон, торма, кабак, кабакчыклар, суган – 3, кәбестә белән сарымсак ике мәртәбәгә арткан. Җәйләр яңгырлы килгәндә дә, яшелчәләр гөмбәчек чирләренә бирешмәгән.
Кадерле дусларым, киләсе язда, тәвәккәлләп, без дә бу сихәтле эремәне ясап, үз кишәрлекләребездә кулланып карыйкмы әллә?

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Бакча
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: