16+

Тәмле аш пешерү серләре

Сыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. 

Тәмле аш пешерү серләре

Сыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. 

Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка – тавык. Шурпа өчен – сарык ите, кабырга турысы. 
Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк. 
Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була. 
Итне пешерергә куйганда боз кебек салкын суга салу дөрес була. 
3 литр суга бер килограмм ит кирәк. Тавык шулпасы өчен – 2,5 литр суга 1 кг. 
Петрушка, пастернак яки сельдерей тамыры шулпаны хуш исле итә. 
Су кайнап чыгып, күбеген җыеп алгач, шулпага кипкән канәфер салыгыз. Пешеп чыгар алдыннан дәфнә яфрагы, петрушка, тимьян сала аласыз. 
Шулпага тозны ахырдан саласы.
Шулпа сүрән утта тәмле пешә. 
Сыер итеннән чын шулпа өч сәгать кайнарга тиеш. Тавык шулпасын кайнап чыккач 50 минут тотасы.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading