16+

Тәмле һәм файдалы тавык пешерү ЫСУЛЫ

100 грамм тавык – 70.37 килокаллориягә ия

Тәмле һәм файдалы тавык пешерү ЫСУЛЫ

100 грамм тавык – 70.37 килокаллориягә ия

Аксым – 3.37, май – 3.99, углеводлар күләме – 5.69

Кирәк булачак:
Тавык түшкәсе – 4 данә
Су – 100 мл
Лимон – 1 данә
Сарымсак – 1 данә
Борыч – ярты чәй кашыгы
Кызыл суган – 1 данә
Каймак – 70 мл
Рәйхан (базилик), зәйтүн мае, тоз – тәменчә

1. Тавык түшкәсенең калынрак ягын махсус чүкеч белән суккалагыз. Түшкә бертигез калынлыкта булырга тиеш. 
2. Бер савытка су, лимон согы, вак итеп туралган сарымсак салып яхшылап болгатыгыз һәм азга гына микродулкынлы мичкә куегыз. Соус җылымса булырга тиеш. 
3. Зәйтүн маенда тавык түшкәләрен бераз кыздырып алыгыз.

 
4. Шул ук табада суган кыздырып алыгыз. Аның өстенә су һәм сарымсактан ясалган соус салыгыз. Газны кысып 8-10 минут дәвамында болгатып торыгыз.
5. Әлеге кайнатма куерырга тиеш. Соңыннан аңа тагын бераз зәйтүн мае, яхшылап болгаткач, каймак салыгыз. Тагын 30 секунд тотабыз да плитәдән алабыз. Әлеге соус өсенә кыздырылган тавык түшкәләребезне тезәбез һәм 180 градус җылытылган пичкә 10 минутка тыгабыз. 

6. Тавык түшкәсен яшелчәләр, дөге бәрәңге белән биреп була.
Ашларыгыз тәмле булсын!  


 

фото - vk.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading