16+

Томатны кем ничек чәчә?

Эшсөяр бакчачылар чәчү сезоны башлануын түземсезләнеп көтә.

Томатны кем ничек чәчә?

Эшсөяр бакчачылар чәчү сезоны башлануын түземсезләнеп көтә.

Шәхсән үзем, бу эшкә керешкәнче,  Ай календарен укып, чәчү өчен уңайлы көннәрне ачыклыйм, яңа сортларны тикшереп сынап карыйм, махсус әдәбият укыйм, элеккеге еллардагы  бакча  көндәлекләремне актарып чыгам. 

Узган җәйдә үзем хәстәрләп куйган орлыкларыма, запасларыма ревизия ясагач, бакчачылыкка махсуслашкан сәүдә нокталарыннан Гавриш, Партнер, Аэлита, Сады России, Семена Алтая  кебек сыйфаты сыналган агрофирмалардан кайтартылган орлыкларны сатып алам. Гадәттә, ел саен кимендә 1000 данә 35-40 сортлы томат үсентесе  үстерәм. Якынча 140-150 төбе үземә кала, калганы сатуга чыга. Тиешле тәрбия күргән рассадам көчле була.       

Киләсе җәйдә уңыш мулдан булсын өчен, тәрәзә төбендә үстергән  рассадабызның тамырлары учарлы, сабагы нык, яфраклары чирәм яшел төстә булуы зарури. Уңышка ирештерүче берничә факторны атап узам. Әйбәт сортлы сау-сәламәт, тук эчле орлык; торф, черемә, ком, көл, биогумус, агроперлит, суперфосфат кушып болгатылган, фитоспорин яки Бессараб эремәсе бөркеп зарарсызландырылган уңдырышлы туфрак катнашмасы;  даими дымлылык, җылылык, яктылык.

Томат  орлыклары  агрофирмалар тарафыннан  эшкәртелеп, Тирам, Максим  кебек эремәләр сеңдерелеп, витаминлы-ашламалы төсле кабырчыклар эченә салып катырылган булса, аларны дымлы туфракка тезеп чыгып, әйбәтләп  су бөркеп, 1 см калынлыкта туфрак белән күмдереп, өсләренә пленка  каплап, җылы урынга тишелдерергә куясы гына кала. Беренче булып  тишелгән нәни үсентенең “элмәге” күренүгә, лотокны  салкынча тәрәзә төбенә күчерергә онытмаска, өсләренә фитолампа кабызып куярга кирәк. 

Әгәр орлыкларны узган ел үзебез үстергән помидорлардан җыеп киптергән булсак, чәчүгә керешкәнче шактый матавыкланырга туры килә. Беренче чиратта, 1 кырлы  стакан җылы суга 1 десерт кашыгы тоз эретеп, орлыкларны 10-15 минутка  шуңа салып торабыз. Тук орлыклар төпкә бата, өскә калыккан ачларын кызганмыйча алып ташлыйбыз. Сүз дә юк, алары да тишеләчәк, тик үсентесе хәлсез, уңышы аз булачак. Агымсуда чайкатып алгач, орлыкларны 15-20 минут чамасы уртача куелыктагы  марганцовка эремәсендә зарарсызландырабыз. Эпин яки Циркон, НВ-101, Энерген кебек берәр биостимулятор эремәсендә яки утын көле төнәтмәсендә 12-15 сәгать тукландырабыз.

Алоэның итләч кыягы согы, пыяла банкага яшь тал ботаклары турап тутырып, атна-ун көн  төнәтелгән хикмәтле  “тереклек” суы  бик шәп, җитмәсә бушка килгән үсеш стимуляторлары икәнен онытмыйк. Шәхсән үзем, зарарсызландырган орлыкларны кар суында чылатылган мамык дисклары эченә салып, сортлары буталмасын өчен, дискка  номерлар сугып, капкачы ябыла торган пластик контейнерлар эченә тезеп, төнгә  суыткычка куеп, көндез җылылык батареясе янына урнаштырып, берничә көн чыныктырып чәчүне отышлы гамәлгә саныйм. Мондый сынауларны уңышлы узган орлыклардан чирләшкә рассада үсми, алар язгы кырауларга бирешми, көн һәм төн температурасының кискен үзгәрешләрен җиңелрәк кичерә. Бер нәрсәне искәртәм: бу процедураны  орлыкларны биостимуляторда тукландырылганчы башкару зарури. 

Орлыкларны чәчкәнче үрдерсәк, беренче  борын төрткән көчлеләрен  утырту хәерле: тиз һәм тигез тишеләләр. Орлыкларны турыдан-туры чәчкәндә, нәни үскеннәр башларына “түбәтәйләрен” киеп чыкмасыннар өчен, бик җайлы әмәл бар. Орлыкларны туфракка тезеп чыккач, ак төстәге туалет кәгазенең бик юка, нибары бер катын  өсләренә ябып калдыру отышлы гамәл. Ул япма дымны  әйбәт саклый, орлык тышчасын үзенә алып кала, яшь үсентенең нәни яфрагы табигый  панцирыннан котыла алмыйча иза чикми.

Ел саен чәчүнең яңа ысулларын сынап карыйм. Элек зур лотокларга катлаулы составлы  туфрак тутырып,  кайнап торган чәйнектән өсләренә шау кайнар су коеп, кул пешми башлагач, орлыкларны җылы грунтка тезеп чыгып, торфлы-черемәле туфрак, чиста ком сибеп, пленка пакет кидереп, өстенә юка такта капланган җылы батарея өстенә  куя идем. Томатларым 3-4 көндә тишелеп чыкты. Яңа фатирга күченгәч, мондый мөмкинлектән коры калдым, чөнки заманча колориферлар тар, уңайсыз. Кайберәүләр томатларын тирән савытка чәчә һәм бакчага илткәнче шунда гына үстерә. Шәхсән үзем пикировка ясау яклы. Учарлы тамырлар күчереп утырткач барлыкка килә.

Әгәр помидордан  бик иртә авыз итәсебез килсә, берничә бөртек орлыкны февраль башында чәчәргә була. Гомумән алганда, томат үсентесенең бакчага чыгарып утыртканда 60-65  көнлек булуы отышлы. Теплицада үсәчәк, буйлары түшәмгә тиючән, эре помидорлы, соң өлгерешле томатларымны 8 март тирәләрендә, уртача өлгерешлеләрен - мартның 18-19 ларында, иртә өлгерешле, ачык грунтта үсүчеләрен 27-28 ләрендә чәчәргә гадәтләнгәнмен. Конкрет көннәрен һәр елның Ай календареннан карап билгелим. Иртә өлгерешле томат орлыкларын март азагында теплицага турыдан- туры  чәчеп үстереп  караганым булды. Үсентеләрем нык, сабаклары юан, яфраклары куе яшел иде, әмма уңышны беркадәр соңгарак калып бирделәр. 

Томатларның тамыры көчле булсын өчен, ничек кенә тырышмыйбыз. Беренче мәртәбә пикировка ясаганда, үзәк тамырын өзәм. 10-12 см  буй үстергәч, тирәнрәк савытка күчергәндә, аскы яфракларын өзеп, сабагын савыт эченә түгәрәкләп яткырып салам, очындагы өч яфрагы гына өскә чыгып кала. Томатларны кытайча үстереп караганым  бар. Бу ысулның өстенлеге шунда: үсемлекнең уңышы җирдән 10 -15 см биеклектә ук формалаша башлый, томат сабагы  түшәмгә тигәнче, берничә ярус уңышны күбрәк өлгертә ала. Томат  рассадасы 18-20 сантиметрга җиткәч, үсентене яртылаш кисеп алып, өске өлешен тамырландырып, бер ояга ике үсенте салып утыртудан гыйбарәт кытай ысулы. 1 кв метрдан алган уңыш бермә-бер күбрәк була. Сортлы томатның  орлыгын алырга ярый. Гибридлар чирләргә бирешми. Корылма эчендә уңыш күбрәк, помидорларын көз буе җыярга була. Ачык һавадагы томатларның янсабакларын өзеп, бәйләп матавыкланасы юк. Уңышы иртә өлгерә, помидорлары чагыштырмача ваграк була. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading