16+

Төсле кәбестә үстерү серләре

Үстерү өчен иң катлаулы һәм нәзберек яшелчә ул төсле кәбестә.

Төсле кәбестә үстерү серләре

Үстерү өчен иң катлаулы һәм нәзберек яшелчә ул төсле кәбестә.

Кәбестә үсентесе өчен грунтны парларга һәм авырулар булдырмас өчен файдалы микроорганизмнар кертергә кирәк. Чүлмәккә 2-3 орлык чәчеп, аларның иң көчлесен генә калдырыгыз. Зуррак контейнерга 1 см тирәнлектә орлыклар арасын 2-3 см калдыырп та чәчәргә була. Ике атнадан аларны аерым савытларга күчереп утыртасыз. 

Орлыкны чәчүгә үк өстен пленка яки пыяла белән каплагыз һәм тишелеп чыкканчы 18-20 гардус җылыда тотыгыз. Тишелеп чыккан үсентеләргә 5-7 көн дәвамында 8-10 градус таләп ителә, алга таба – 15-18 градус. Үсенте өстәмә яктылыкка да мохтаҗ – көненә 16-17 сәгать яктылык кирәк була. 

Сирәкләп күчереп утыртканнан соң ике атна үткәч, минераль ашлама белән тукландыру мөһим. 1 л суга 2-3 гр аммиак селитрасы, 3-4 гр суперфосфат, 1,5–3 гр калий сульфаты салып сибә аласыз. Мондый катнашманы ике тапкыр сибәргә ярый, начаррак үссә, өч тапкыр кабаталагыз. 

Үсентеләрне узган ел кыяр, помидор, суган, бәрәңге үскән түтәлгә утыртыгыз. Кәбестә үскән урынга утырту дөрес булмас. Әлеге культура туфракка да бик таләпчән. Грунтта бор, бакыр, марганец дефицит булса, ул яхшылап үсеп китә алмый. 

Түтәлгә үсентеләрне 4-5 яфрагы чыккач күчереп утырталар. Алар арасы 40-50 см булырга тиеш. Утыртасы чокырчыкка ике уч черемә, 2 аш кашыгы көл салып калдырыгыз. Суны атнага ике тапкыр сибегез, төбен йомшартып торыгыз. Утыртып ике атна үткәч, азотлы ашлама яки органика белән тукландырыгыз (ун өлеш суга 1 өлеш тавык тизәге яки 5 өлеш суга 1 өлеш сыер тизәге). 10-14 көннән икенче тапкыр тукландырганда түбәндәге катнашманы сибегез: 10 л суга  20–25 гр аммиак селитрасы, 15–20 гр суперфосфат һәм 10 гр сульфат. Кәбестәнең башлары формалаша башлаганда калий сульфаты белән тукландыралар. 

                                                                                                                                   Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading