16+

Цветаева пирогы әзерләү рецепты

Танылган шагыйрә Марина Цветаева исеме белән аталган алма пирогы бар икәнен белә идегезме?

Танылган шагыйрә Марина Цветаева исеме белән аталган алма пирогы бар икәнен белә идегезме?

Аны әзерләү өчен 1 кг алма, 1,5 стакан он, 0,5 стакан каймак, 150 гр эретелгән атланмай, 0,5 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән аш содасы яисә камыр кабарткыч (разрыхитель) кирәк булачак.
Камыр басып, аны суыткычка куябыз һәм крем әзерлибез.
Крем өчен 1 стакан каймак (15 процентлы), 1 йомырка, 1-1,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы он кирәк булачак. Аларның барысын да әйбәтләп миксер белән бутыйбыз.
Алмаларны чистартып, тышын әрчеп, бик нәзек телемнәргә бүләбез.
Пирог пешереләчәк савытка камырны кул белән җәябез һәм алманы салабыз. Өстенә крем агызабыз.
Пирогны 180 градуста 50 минут чамасы пешергә.
Цветаева пирогы суыткычта торса тагын да тәмле булачак!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading