16+

Тузганак ширбәте ясау ЫСУЛЫ

Тузганак ширбәте тәмле генә түгел, файдалы да. Аның составында селен, йод, бакыр, кальций, калий, фосфор, тимер, марганец, цинк, башка макро, микроэлементлар, аскорбин кислотасы, B төркеме, K һәм PP витаминнары бар.

Тузганак ширбәте үзәк нерв системасына уңай тәэсир итә, тынычландыра, организмда матдәләр алмашы процессын, аппетитны көйли. Буыннар авырткан вакытта да сихәте бар. Эчәклектәге пара­зитларны да үтерә.
Шул ук вакытта аны, баллы булганга, шикәр диабеты булганнарга ашарга ярамый. Шуны да истә тотыгыз: тузганак аллергия дә бирә. Ашказаны кислоталылыгын арттыру куркынычы да бар.

Рецепт

200 гр тузганак чәчәге җыеп, салкын су белән юарга һәм өстенә 1,5 литр кайнар су салырга. Өстен каплап, тәүлек буе төнәтергә. Сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Ширбәтне җылы килеш банкаларга тутырырга.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X