16+

Укроп белән сарымсактан соус

Укропны турап, сарымсакны изәбез, лимон кабыгын угычтан уабыз.

Укроп белән сарымсактан соус

Укропны турап, сарымсакны изәбез, лимон кабыгын угычтан уабыз.


Барысын бергә кушып, тоз сибәбез, зәйтүн мае (көнбагыш, кукуруз мае да ярый) агызабыз да агач кашык белән болгатабыз. Пыяла банкага тутырып, капкачын ябып, суыткычта саклыйбыз. Иң күбе 7-10 көн саклана. Кышка әзерләсәгез, бер тапкыр кулланыла торган 50 граммлы стаканнарга тутырып, полиэтилен пакетка салып, туңдыру камерасына куябыз. Бу очракта май салмасагыз да була.  

ФОТО:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X