16+

Уралыймчы муеныңа...

Ирләр гардеробында галстук кына түгел, шарфлар да зур урын алып тора. Ул салкында җылытып кына калмый, теге яки бу образны тулыландырырга да ярдәм итә.

Уралыймчы муеныңа...

Ирләр гардеробында галстук кына түгел, шарфлар да зур урын алып тора. Ул салкында җылытып кына калмый, теге яки бу образны тулыландырырга да ярдәм итә.

Шарфны сайлаганда аның озынлыгына игътибар итми булмый, чөнки аның озынрагын сез, муен тирәли урап, билгеле бер стиль дә тудыра аласыз. Шуның өстенә ул сезне җылытып та торыр. Ә менә калынлыгына килгәндә, калын булган саен, яхшырак дип уйлау дөрес түгел. Муенга чорналган артык «юан» шарф муены сынган җайланманы хәтерләтергә мөмкин, шуңа да монда чама дигән хисне югалта күрмәгез.
Төсенә килгәндә, аны галстук алгандагы кебек сайлагыз. Әмма бу очракта шарф сайлау мөмкинлеге галстукка караганда азрак. Әгәр дә пәлтәгез караңгы коңгырт төстә булса, шарфның берничә төсмергә ачыграгын яки, киресенчә, караңгырагын сайлагыз. Бер генә төстә киенсәгез, ягъни чалбарыгыз да, аяк киемегез дә, пәлтәгез дә бер төстә, бу очракта исә кара төстә булса, аңа ачык төстәге шарф килешер иде. Көндәлеккә бернинди бизәк төшерелмәгән соры яки зәңгәр төстәге шарфлар алу отышлы. Ә менә кара төстәгеләре сезне үз яшегездән олырак итеп күрсәтергә мөмкин.
Шарфны сайлаганда, аны нинди максаттан чыгып алуыгыз да мөһим роль уйный. Әйтик, эшлекле кыяфәт чыгарыр өчен һәм классик пәлтә белән кияргә аласыз икән, ефәк шарф алу уңышлырак булыр. Әгәр дә аны көндәлеккә дә бәйләргә уйласагыз, кашемирга тукталыгыз, ул барлык очракка да туры килә.
Кая гына бәйләп барсагыз да, аның сыйфатлы һәм табигый тукымадан тегелгән булуы шарт. Синтетик шарфлар муен тиресен гел кычыттырып, кызартып торырга мөмкин. Өстәвенә алар салкында җылытмый да.
Шунысын да истән чыгармагыз: шарфны образыгызның төп элементы итеп күрергә теләсәгез, ул оригиналь һәм үзенчәлекле итеп бәйләнгән булырга тиеш. Тагын берничә киңәш: кыска һәм ефәк шарфларны пәлтә өстеннән түгел, астан бәйләп калдырыгыз. Пәлтә калынрак һәм детальләре тупасрак булган саен, шарф та калынрак һәм тыгызрак тукымадан тегелгән булырга тиеш. Шарфны бәйләп куйганнан соң, аның баш-башлары, сез никадәр генә модалы күренергә тырышсагыз да, пәлтә итәгеннән дә аскарак төшеп тормасын. Бәйләү фасоннарына килгәндә, алар берничә (рәсемне кара):
1. Бер иңле төен - иң гади төр. Ул бер генә якка төймәләнә торган классик пәлтәләргә туры килә. Караңгы яки ачык төсле, киң булмаган һәм күләмле шарфларны шушы ысул белән бәйләргә мөмкин.
2. Париж төене. Моның өчен шарфны озынлыкка уртага бөклиләр дә муен тирәли әйләндерәләр һәм барлыкка килгән элмәктән баш-башларын чыгаралар. Париж төене өчен бертөсле яки буй-буйлы шома шарфларны кулланалар. Ул бик озын булып күренми, шуңа да кыскарак пәлтәләргә, ягъни пиджәк тибындагы пәлтәләргә туры килә.
3. Ирекле бер иңле төен. Мондый шарф сезне җылытмый, әмма игътибарны җәлеп итә.
4. Алдагысына охшаган, әмма ул җылыта. Моның өчен 2-3 метрлы шарф кирәк була. Озын пәлтәгә үзенә күрә бер үзенчәлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading