Шәһри Казан

Урманнарга керсәң, сызгырып кер (КИҢӘШЛӘР)

Бу юлы авылга кайтканда, урман кырыйларында туктаган машиналарга күз төште. Былтыр каен җиләге 13 июньдә үк өлгергән булса, быел әле ул шау чәчәктә. июнь азагында урманда тагын нәрсә эшләп була икән дисәм, гөмбә җыя икән халык. Каен гөмбәсе бик күп, ди. Кайберәүләр мунча себеркесе әзерли башлаганнар. Урманның байлыгы җитәрлек җитәрлеккә, тик талпаннар, еланнар күп дип зарланучылар да бар.
Талпан
Быел Россиядә, талпан тешләп, меңгә якын кеше боррелиоз йоктырган, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Талпаннар 7-22 градус җылы булганда аеруча яхшы үрчи, катнаш урманнарда күп очрый, бигрәк тә сукмак тирәләрендә. Белгечләр әйтүенчә, урман бете кеше исен 10 метрдан сизеп ала. Гадәттә, йомшак урынга (култык асты, чәч арасы, колак арты) кадала. Талпан тешләгәне беренче сәгатьләрдә сизелми. Соңрак кадалган урын түгәрәкләнеп, кабарып чыга. Талпаннардан, башка төр бөҗәкләрдән саклану өчен урманга тиешенчә киенеп барырга кирәк. Өс киеме бөтен җирне дә каплап торырлык булсын, якаларны төймәләргә, күлмәкне - чалбарга, чалбарны итек эченә тыгарга, башлык кияргә киңәш ителә.
Еланнар
Кара еланнар безнең урманнарда еш очрый. Әле менә шушы көннәрдә генә Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында еланнар аеруча котырды, дип шалтыраттылар. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл территориясен тикшереп, халыкка еланнардан саклану чаралары хакында сөйләп тә кайткан. Биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, еланнар беркайчан да үзләре һөҗүмгә ташланмый. Җиләк, гөмбә җыйганда, кеше, ялгыш, еланга басса, ул, сакланып, чагарга мөмкин. Кара еланны үтерергә ярамый, алар Кызыл китапка кертелгән.
Еланнардан саклану өчен аякка резин итек кияргә кирәк. Резин галош, итек аркылы елан тешли алмый. Елан очраса, аңа узып китү мөмкинлеге бирегез, таяк белән төртергә, куркытырга ярамый.
Аю
Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта республикада барлыгы 100гә якын аю санала. Аларның күбесе Яшел Үзән, Мамадыш, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе урманнарында очрый. «Татохотрыболовобщество» иҗтимагый оешмасы рәисе Илһам Садыйков әйтүенчә, безнең урманнарда аюлар үрчер өчен уңай шартлар тудырылган, шуңа да аларның саны ел саен 1,5 тапкырга артырга мөмкин. «Аюга зыян салмасаң, ул да сиңа ташланмый. Ана аю, балаларын саклау максатыннан, һөҗүм итәргә мөмкин», - ди Илһам Садыйков. Аюларны атарга ярамый, моның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган, чөнки алар Кызыл китапка кертелгәннәр. Аю күрсәң, качу ягын карарга кирәк, әмма йөгерергә ярамый. Аю сезне күреп алган икән, сызгырып, тавыш чыгарып куркытырга була. Шулай ук «үлгән» булып кылануның да файдасы бар, ди белгечләр.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, урманда адашмас өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга куша:
Урманга барыр алдыннан маршрутны ныклап уйлагыз.
Туганнарыгызга кая барасыгызны әйтеп китегез.
Кесә телефонын онытмагыз.
Урманга киткәндә, ашамлык һәм эчемлек, пычак, шырпы кебек кирәк-яраклар да алырга кирәк.
Адашсагыз, «112» бердәм ашыгыч хезмәт номерын җыегыз.
Адашканда караңгыда йөрмәскә, хайван эзләре буенча бармаска, сазлы, бака тәңкәсе белән капланган урыннарга кермәскә киңәш ителә. Автомобиль, локомотив гудоклары тавышлары ишетсәгез, шул якка барырга тырышыгыз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: