Шәһри Казан

Утыртасы бәрәңгенең «иммунитетын» ничек күтәрергә?

Һәр якның үз гадәтләре. Безнең Саба районы Төбәк авылы да бу яктан бик үзенчәлекле.

Бездә утыртасы бәрәңге бүлбеләренә аерым игътибар бирәләр, бик кадерлиләр. Апрель азакларында базда кышлаган бәрәңгене чыгарып, өскә, түбә белән түшәм арасындагы арага менгерәләр. Көннәр җылынганчы өшемәсен дип, өстен туннар, иске киемнәр беләп каплап торалар.

Аннары җылыткач, капламыйча да тоталар. Элек мунча башына менгерәләр иде. Хәзер инде махсус печәнлекләр булгач, шунда урнаштыралар. Ул анда «антенналарын» озын сузмый гына (алар бәрәңгене хәлсезләндерә), күзәнәкләрен җанландырып, матур гына бөреләр үстереп ята. Яктыда яшәрсә, тагын да әйбәт: авыруларга, вирусларга каршы тора алу сәләте арта. Болай кадерләгән, иммунитеты арттырылган бәрәңге әйбәт тишелә, яхшы үсә, тиз өлгерә, мул уңыш бирә. Хәзер авылыбызның бу тәҗрибәсен шәһәр яны бакчабызга да күчердек.

Реклама

Күршеләрне шаккатырып, иң башта яңа бәрәңгене без ашыйбыз. Кемнәрдер эше күбрәк була дисәләр дә, нәтиҗәсе дә куанычлы. Тиздән тагын бәрәңгегә шундый «кадер-хөрмәт» күрсәтер чак җитә. Мул уңыш алырга теләүчеләр безнең тәҗрибәне кулланып карасыннар дип яздым бу хатымны. Көз көне миңа рәхмәт әйтеп ашарсыз бәрәңгеләрегезне.

Наилә Гыйниятуллина, Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: