16+

Вируслардан саклану ысуллары

Вируслардан саклануның иң яхшы ысулы – ул иммунитетны ныгыту. Моның өчен сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Вируслардан саклану ысуллары

Вируслардан саклануның иң яхшы ысулы – ул иммунитетны ныгыту. Моның өчен сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Мүк җиләге һәм лимон

1 кг мүк җиләген һәм 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, шуңа 1 стакан бал кушарга һәм әйбәтләп бутарга кирәк. Әлеге катнашманы көнгә ике-өч тапкыр 1-2 аш кашыгы кабул итәргә.

Кедр мае

Иммунитетны ныгыту өчен кедр мае бик ярдәм итә. Ашар алдыннан көнгә ике-өч тапкыр 1/3 чәй кашыгы кедр маен эчеп кую организмның авыруларга каршы тора алу сәләтен арттыра.

Суган сиропы

250 гр суганны вак итеп турарга, аңа 200 гр шикәр комы, 0,5 л су салып, акрын гына утка куярга. Сироп барлыкка килгәнче уттан алмаска. Әлеге кайнатманы ашар алдыннан балаларга – 1 чәй кашыгы, олыларга исә 1 аш кашыгы эчеп куярга киңәш ителә.

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading