16+

“Яңа ел экзотикасы” салатын ашыйсың киләме?

Яңа елны өлкәннәр дә, балалар да көтеп ала. Хуҗабикәләр бу бәйрәмгә аеруча әзерләнә. “Яңа ел экзотикасы” салаты табынның матур бизәге булачак. Аны әзерләү өчен нибары 30 минут вакыт кирәк. 

Ингредиентлар:

Тавык филесы - 300 г
Каты сыр - 100 г
Майонез - 100 мл
Йомырка - 3 данә
Кишер – 2 данә
Киви – 2 данә

Әзерләү:

Беренче катлам. Тавык филесын пешереп суытырга һәм вак кына турап, әз генә майонез белән болгатырга кирәк. Тавык филесын тәлинкәгә тезегез, тәлинкә уртасына стакан куегыз. 
Икенче катлам. Кыргычтан уылган кишер һәм майонез.
Өченче катлам. Кыргычтан уылган йомырка һәм майонез.
Дүртенче катлам. Кыргычтан уылган сыр һәм майонез.
Салатның өстен юка итеп киселгән киви телемнәре белән бизәгез. Әзер салатны 2-3 сәгатькә суыткычка куегыз.

Тәмле булсын!
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading