16+

Яхшы йоклау өчен оекбаш киеп ятыгыз

Белгечләр яхшы йоклау өчен оекбаш киеп ятарга киңәш итә. Оекбаш киеп йоклау мәсьәләсе һәркемдә бәхәс тудырыр.

Яхшы йоклау өчен оекбаш киеп ятыгыз

Белгечләр яхшы йоклау өчен оекбаш киеп ятарга киңәш итә. Оекбаш киеп йоклау мәсьәләсе һәркемдә бәхәс тудырыр.

Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, бик күпләр оекбаш киеп йокларга ярата икән. Шул ук вакытта икенче берәүләре, болай йоклау уңайсыз, бу – сәер күренеш, дигән фикердә. 
Ничек кенә булмасын, оекбашларның сәламәтлеккә һәм йокыга талуга уңай йогынты ясавы турында бик күп фәнни мәгълүматлар бар. 

Киеп йокласаң, ни була?
Оекбаш йокы вакытында аяклардагы кан әйләнешен көчәйтә. Бу, үз чиратында, тәннең эчке температурасы төшү тизлеген арттыра. Аяклар, табаннар, куллар һәм колаклар – җылылыкны барыннан да тизрәк югалткан урыннар. Шулай итеп, әлеге өлкәләргә кан агымын тизләткән бар нәрсә сезгә тән температурасын киметергә ярдәм итәчәк. Йоклау өчен түбән температура кирәк булганлыктан, оекбашлар сезгә тизрәк йоклап китәргә ярдәм итәчәк.

Оекбаш киеп йоклауның өстенлекләре.
1.Кан әйләнеше яхшыра: оекбаш белән йоклау кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә. 
2. Терморегуляция. Безнең тәнебез оптималь температураны саклау өчен әйләнә-тирә мохит тәэсиренә дучар ителә.
3. Рейно атакасын булдырмый кала. Рейно синдромы – салкыннан ою барлыкка килү чире. Әлеге халәт сәламәтлек белән җитди проблемалар тудырмаса да, шулай да аны булдырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә киңәш ителә. Оекбаштан йоклау салкын табаннарны һәм салкын кулларны җылыта, кан яхшы йөри башлый.
4. Шешенүне булдырмый кала. Менопауза кичерүче хатын-кызларга йокыга китүе авырлаша. Шешенү – ул гормональ үзгәрешләргә реакция барлыкка килү. Йоклар алдыннан оекбаш кисәгез, моны булдырмый калырга мөмкин икән, кан тамырлары киңәя, тәннең эчке температурасы төшә һәм тизрәк йоклап китәргә мөмкинлек бирә.

Йоклаганда кию өчен иң яхшы оекбашлар.

1. Кәшемир оекбашлар. Кәшемир җепселләренең диаметры меринос йоныннан һәм мамык йоныннан кечерәк, бу аларга җылыны камил сакларга мөмкинлек бирә. Әмма ул җылынырга ярдәм итсә дә, кәшемирның сүс структурасы һаваны үткәрә. Бу, үз чиратында, терморегуляциягә ярдәм итә. 

2. Меринос йоныннан тегелгән оекбашлар. Меринос йоныннан җитештерелгән оекбашлар да йоклау өчен иң кулае. Меринос тирләтми, шул ук вакытта искиткеч уңайлы да.

3. Киҗе-мамыктан оекбаш. Киҗе-мамык та кан тамырларын киңәйтә. Аяк табаны ярылудан интегәсез икән, кичтән аякларыгызны тозлы суда юыгыз, тире дымландыра торган крем сөртегез һәм оекбаш киегез. Әлеге процедураны даими рәвештә кабатласагыз, тире йомшара, әлеге проблемагыз турында онытачаксыз.

Лилия Гайнуллина әзерләде.
Фото: https://www.pexels.com/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading