16+

Яллар бетте, билләр калынайды

Яңа ел каникуллары рәхәт инде үзе. Кунаклар килә, тәмле ризыклар пешерәсең. Көнеңнең яртысы табын артында үтә. Эш дип чабасы юк, озаклап йоклана.

Яллар бетте, билләр калынайды

Яңа ел каникуллары рәхәт инде үзе. Кунаклар килә, тәмле ризыклар пешерәсең. Көнеңнең яртысы табын артында үтә. Эш дип чабасы юк, озаклап йоклана.

Бер рәхәтнең мең михнәте дигән кебек, яллар үтеп киткәч, күп кенә гүзәл затлар артык гәүдә авырлыгыннан зарлана башлый һәм бик тиз генә ябыгу чараларын күрә башлый. Әмма ябыгуның да үз кагыйдәләре бар.

Иң беренче кагыйдә – паникага бирелеп, ач тора башламаска. Ашамый торып без нибары көненә 100-150 гр майны гына яндыра алабыз. Шуңа да үзегезне ризыктан мәхрүм итмәгез.

Ялларга кадәр ничек тукланган булсагыз, шулай дәвам итегез.
Колбаса һәм шуның ише итле гастрономия турында онытыгыз. Алар бәйрәм табынында калды. Хәзер итле продуктлар гына ашарга кирәк.  Майлы булмаган ит янына яшелчәле гарнир әзерләгез.

Рационда сыек ботка (суда яки сөттә пешкән), аш булсын. Алар бәйрәмнәрдә ялны белми эшләгән ашкайнату системасы “ял иттерә”. Аларда калорий да аз.
Атнасына ике тапкыр берәр сәгать кенә булса да, хәрәкәтләнергә дә онытмагыз. Спорт залына барып катлаулы күнегүләр ясарга, тренажерларда шөгыльләнергә дигән сүз түгел бу. Күңелеңә якын булган спорт төрен сайлагыз. Әйтик, бассейнда йөзү, бию, чаңгыда йөрү.  

Ябыгудан тән тиресе зыян күрмәсен өчен, аксым күләмен контрольдә тотыгыз. Көненә өч аксымга бай ризык ашарга кирәк. Аксым, май һәм углевод кебек, организмда запас булдырмый. Күп булган очракта да ул эчәклек аша чыгып бетә. Аңардан кеше тазармый.

Атнага бер яраткан десертыгызны ашагыз. Туклануга һәм продуктларга гардероб кебек карарга кирәк. Көндәлектә һәм бәйрәмгә генә кия торган киемнәр була. Шуның кебек, һәр көнне бәйрәмчә туклансак, аның нәтиҗәсен көзгедән бик тиз күреп булачак.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading