16+

Ялларның кызган чагы

Иске ел белән хушлашып, Яңа елны да каршы алдык. Бәйрәм табыныннан калган салатларны, пилмән-бәлешләрне, каклаган казларны, торт ише тәм-томнарны ашап, диванга кырын ятып, «Ирония судьбы или С легким паром» фильмын һәм башка бәйрәм тапшыруларын карап, урамга һава суларга чыгарга да иренеп, өйдә ял итеп яткан көннәребез. Чынлап торып уйлап карасаң,...

Ялларның кызган чагы

Иске ел белән хушлашып, Яңа елны да каршы алдык. Бәйрәм табыныннан калган салатларны, пилмән-бәлешләрне, каклаган казларны, торт ише тәм-томнарны ашап, диванга кырын ятып, «Ирония судьбы или С легким паром» фильмын һәм башка бәйрәм тапшыруларын карап, урамга һава суларга чыгарга да иренеп, өйдә ял итеп яткан көннәребез. Чынлап торып уйлап карасаң,...

Мондый бәйрәмнәрдән соң организмыбыз өчен иң яхшысы - актив ял. Бер генә сәгать урманда чаңгыда йөреп кайтсагыз да, ул көне буе диванда уздырган «ялыгыздан» күпкә файдалырак булачак. Гаиләгез яки дусларыгыз белән шугалакка да барырга була. Йә булмаса, үзегез белән шул ук чаңгы-чана һәм, әлбәттә, видеокамера алып, якындагы урманга да бара аласыз. Төрле уеннар уйнап, карда аунап, соңыннан кайнар чәй эчү, көлдә пешкән бәрәңге ашау үзе ни тора. Иренмәсәгез, шашлык та кыздырырга була. Шул күңелле мизгелләрне фотосурәткә төшереп, аны ел әйләнәсендә карап, кәефегезне күтәрерсез.
Каникулны күңелле итеп үткәрүнең тагын бер яхшы варианты - авылга кайту. Монда инде сез саф һава сулап йөрергә генә түгел, ә туганнарыгызга хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итеп килә аласыз.
Яңа ел бәйрәмнәре балаларны әти-әниләре белән дә якынайта. Әти-әни көннәр буе эштә булганда, алар вакытларын, гадәттә, компьютер артында уеннар уйнап яки телевизор карап уздыра. Нәтиҗәдә укулары, сәламәтлекләре белән проблемалары килеп чыга. Шуңа да каникулларда аларга вакытыгызны жәлләмәгез. Бу көннәрдә компьютер турында бөтенләй онытып торсалар да яхшы. Бергәләшеп кинога, театр-концертларга, музейларга, төрле бәйрәм тамашаларына барыгыз. Кышкы суык көннәрдә балаларга җәй дә бүләк итеп була, моның өчен әллә кая диңгезгә барырга кирәкми, аквапаркка барып кайту да җитә.
Күп кенә кибетләрдә хәзер әйберләр ташламалы бәяләрдән сатыла. Бәйрәмнәрдән соң акчагыз артып калса, берәр көнегезне кибеткә баруга багышласагыз да ярап куяр. Хатын-кызларга тагын бер идея тәкъдим итәбез - каникулның бер көнен бары тик үзегезгә генә багышлагыз. Битегезгә битлек сылап, чәчегезгә маска ясап, тырнакларыгызны карап, массаж ясатып, төрле файдалы ванналар яки мунча кереп, бәйрәмнәрдән соң эшкә тагын да чибәрләнеп чыгарсыз.
Артык шау-шу туйдырса, вакыт таба алмыйча, күптән укырга кызыккан бер китабыгызны алып укыгыз. Ял көннәрен йортыгызның интерьерын үзгәртүгә дә багышлый аласыз. Иске кәнәфине чыгарып ыргытып, яңа пәрдәләр элеп куйсагыз, ничегрәк булыр икән? Кирәкмәгән иске әйберләрдән котылу өчен гардеробыгызны чистартырга да вакыт җитмәгәнме?
Без биргән киңәшләрне истән чыгармасагыз, каникулыгызның бер генә көне дә бушка һәм файдасызга узмас. Яллар быел ун көнгә сузылды, моны отпускның өчтән бер өлеше дип әйтергә дә була. Шуңа да ялыгызның соңгы көнендә кайда һәм кем булып эшләгәнегезне искә төшерергә онытмагыз. Ял ял инде ул, ә эшкә чыкмый булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading