Татар өен ярансыз итеп күз алдына да китереп булмый. Яран – шәһәр фатиры тәрәзә төпләренең генә түгел, балконнарның гүзәл бизәге.
Скопировать ссылку
Татар өен ярансыз итеп күз алдына да китереп булмый. Яран – шәһәр фатиры тәрәзә төпләренең генә түгел, балконнарның гүзәл бизәге.
Шәхсән үзем тармакланып үскән карт яранымны язын дачабызга алып килеп, яшь ботакларын кисеп алып, клумба ясап, чыбыкчаларын дымлы җылы йомшак туфракка төртеп чыккан идем.
Талымсыз гөлләрем бик тиз тамыр җибәрде, сентябрь азагына чаклы чәчәк аттылар. Көзге кыраулар төшкәнче, берничә төбен гөл савытларына күчереп утыртып, фатирыбызга алып кайттым, калганнарын дусларыма бүләк иттем.
Яранны карап үстерүнең авырлыгы юк. Өй шартларында тугыз ай чәчәккә күмелеп утыра, кышын караңгы урында – идән астында, подвалда яки җылытылган балконда, фатирдагы караңгы бүлмәдә ял итә. Тамырлары корымасын өчен, айга бер мәртәбә аз гына сугару җитә.
Март башында гөлләрне яктыга чыгарып, яңа туфракка күчереп утыртабыз. Ботакларын кисеп, тамырландырырга сулы стаканнарга тыгып куярга була. Яранга җылытылган яңгыр яки кар суын атнага ике-өч мәртәбә сибү җитә.
Краннан агызып алган су савытын ачык тотып кислородка баетабыз. Туфрагын даими йомшартып торуга, ашлауга, чәчәген койган сабакчыгын өзеп торуга мохтаҗ ул. Һөнәрмәнд чәчәк үстерүчеләр аны комплекслы органик минераль ашламалар: «Роял Микс», «Плантон К», «Чистый лист для петуний, сурфиний, пеларгоний» белән тукландыра.
Комментарийлар