16+

Йомырка кабыгы гына димә: савыт-сабаны чистарта, киемне агарта, туфракны ашлый, чүлмәк ролен үти

Йомырка кабыгын көнкүрештә бик күп максатлар­дан кулланырга була. Аның белән савыт-сабаны да чистарталар, кош-кортка да ашаталар, гөлләргә ашлама буларак та сыналган.

Йомырка кабыгын кулланыр алдыннан эчендәге элпәсен алып, бер-ике минут кайнаталар. Бу сәламәтлеккә зыянлы булган бактерияләрдән арыну өчен кирәк. Туфракны ашлату өчен кабыкны төеп, помидор, кыяр һәм бәрәңге утыртыласы чокырчыкка салып калдыралар.

Йомырка кабыгы киемне дә агарта. Моның өчен аны яхшылап төеп, тукыма капчыкка салып, кер юу машинасына салыгыз.

Савыт-сабаны чистарту өчен, төелгән кабыкны кәстрүлгә яки чәйнеккә салып, өстенә су агызасыз һәм төнгелеккә калдырасыз. Бер тәүлектән известь куныгы беткән була. Шул ук йомырка кабыгы белән майлы савытларны да юарга мөмкин. Ә менә тефлон белән өртелгән табаларга бу ысул бармый.

Үсентеләр өчен исә ул чүлмәк ролен дә башкара ала. Органик составлы чүлмәк орлыклар өчен файдалы булса, кальций үсентегә ашлама булып тора.

Төелгән кабыкны әз генә каһвәгә салсаң, аның тәме тагын да ачыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading