16+

Йөрәк авыртса, мүк җиләге аша

Сентябрьдән мүк җиләген (клюква) җыю сезоны башлана.

Йөрәк авыртса, мүк җиләге аша

Сентябрьдән мүк җиләген (клюква) җыю сезоны башлана.

Мүк җиләгенең файдасы турында XVI гасырда ук белгәннәр. Аның согы цинга авыруыннан, ютәлдән дәва сыйфатында кулланылган. Яраларга да сөрткәннәр аны.
Мүк җиләге В витамины чыганагы булып тора. Ул безгә аеруча шушы көз һәм кыш айларында кирәк. Җиләк составында сирәк очрый торган РР витамины да бар. Ул исә аскорбин кислотасын үзләштерүне җиңеләйтә. Мүк җиләгенең иммунитетны ныгытуын да беләбез. Шуны да истән чыгармагыз: С витамины кайнаткан вакытта югала, аңардан морс ясарга уйласагыз, җиләкне пешермәгез. Сазлык виноградының (элек аны шулай дип атаганнар) нечкә тышчасы астында В витамины да яшеренеп тора. Шуның белән ул нерв системасын ныгыта.
Мүк җиләгеннән ясалган морс һәм компотны салкын тигән вакытта эчәргә кирәк. Ни өчен дигәндә, ул температураны төшерә, аннары эчәсе килүне дә баса. Болар өстенә, организмнан токсиннарны чыгара. Алар исә авырган вакытта организмда күп җыела. Бал белән буталган мүк җиләге согы ангинага каршы гына көрәшеп калмый, иммунитетны да ныгыта, инфекцияләрдән саклый. Әлеге җиләк йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар өчен дә файдалы, чөнки ул кандагы начар холестеринның күләмен киметә, гипертония белән көрәшә. Кан басымы аның сидек кудыру үзлегенә ия булуы аркасында төшә. Шундый башка чаралардан аермалы буларак, мүк җиләге организмнан кан тамырларын ныгытучы калийны юып чыгармый.
Мүк җиләге йөрәк авырулары вакытында чикләнергә тиешле тозны да алыштыра ала. Ризыгыгызга тоз урынына мүк җиләге согы кушсагыз, ул төче тоелмас. Башы авыртучыларга исә киңәшебез: көненә бер тапкыр бал белән мүк җиләге катнашмасын ашарга тәкъдим итәбез. Моның өчен аларны бертигез күләмдә аласыз да иттарткыч аша чыгарасыз. Мүк җиләгенең тагын бер өстенлеге - ул өч ай буена саклана ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading