16+

Үз-үзеңне аңлыйсыңмы? (ТЕСТ)

Кайчак язмыштан зарланырга яратабыз. Тик барлык уй-теләкләр тормышка ашсын дигәндә, үзебезнең ни теләгәнебезне кайчак аңлап кына бетермибез. Ә син үзеңне ни дәрәҗәдә аңлыйсың соң? Әйдә, түбәндәге тест ярдәмендә тикшереп карыйк.

Үз-үзеңне аңлыйсыңмы? (ТЕСТ)

Кайчак язмыштан зарланырга яратабыз. Тик барлык уй-теләкләр тормышка ашсын дигәндә, үзебезнең ни теләгәнебезне кайчак аңлап кына бетермибез. Ә син үзеңне ни дәрәҗәдә аңлыйсың соң? Әйдә, түбәндәге тест ярдәмендә тикшереп карыйк.


1. Кайчак башта әйтәм, аннары ник әйттем инде дип үкенәм. (әйе - 1, юк - 5, сирәк - 3)

2. Матур төш күргәндә аны истә калдырырга тырышам һәм аннары аны үземчә юрыйм. (әйе - 5, юк - 1, сирәк - 3)

3. Кайчак кафега кергәч, менюга 15 минутлап карап торам, ни кирәк икәнлеген тиз генә сайлый алмыйм. (әйе - 1, юк - 5, сирәк - 3)

4. Туган көн алдыннан: «Сиңа нәрсә бүләк итик?» - дип сораганда бик озак уйлыйм. Аннары монысы кирәгрәк, монысы булмаса да ярый, нәрсәгә миңа кирәкмәгән бүләк, дип сайланам. (әйе - 5, юк - 1, төрле вакытта төрлечә - 3)

5. Кибеттә дустың белән йөрү яхшырак: читтән нәрсә килешә, нәрсә килешми икәнлеге яхшырак күренә дип уйлыйм. (әйе - 1, юк - 5, төрлечә була - 3)

6. Әйе, минем кимчелекләрем күп, тик мин аларны бетерергә тырышам. (әйе - 5, юк - 1, исемә төшкәндә - 3)

7. Кайбер кешеләргә юктан гына ачуым килә, ни өчен икәнлеген үзем дә аңламыйм. (әйе - 1, юк - 5, сирәк - 3)

8. Үземнең биоритмымны бик яхшы беләм. Көчем ташып торган вакытта эшлим, ә «начарак вакыта» ял итәм яки бик үк мөһим булмаган эшләр белән шөгыльләнәм. (әйе - 5, юк - 1, төрлечә була - 3)

9. Мин еш авырыйм. Әмма монда минем гаебем юк. Организмым шундый! (әйе - 1, юк - 5, периодлап - 3)

Нәтиҗә

9-20: Син үзеңнең эш-гамәлләреңнән канәгать түгел. Һәр нәрсәне ничек булса, шулай булыр дип эшлисең. Үзеңне тыңла! Гадәттә, безне борчыган сорауларга җавапны читтән түгел, үзебездән табарга мөмкин.

21-33: Фикереңне туплап, күңелеңнән әзер булып эшкә тотынганда синең бар да яхшы килеп чыга. Тик синдәге тотрыксызлык, бераз ялкаулык һәм аклану уңышсызлыкка китерергә мөмкин. Тормышыңдагы кара полосаны акка әйләндерер өчен ихтыяр көчеңне ныгытырга, фикереңне туплап эш итәргә кирәк.

34-45: Син үзеңне биш бармагың кебек беләсең! Танышларың сиңа гаҗәеп интуиция кирәк вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген «әйтеп» тора, ди. Син үзең әлеге уңыш серенең күктән төшмәгәнлеген, үз тырышлыгың белән бер дулкыннан икенче дулкынга күчә белү сәләтеннән килгәнлеген аңлыйсың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading