16+

106нчы яшендәге табибның гомере өзелгән

Сигэаки Хинохараны Япониядә белмәгән кеше юк. Актив озын гомер символы булган әлеге табиб бүген 106нчы яшендә бакыйлыкка күчкән. Үлеменең сәбәбе сулыш юллары авыруларыннан булуы хакында яза РИА "Новости".

Хинохара Япониядәге Халыкара изге Луки клиникасының баш табибы, директорлар советы рәисе була. Танылу аңа 90 яшендә "Жить с умением" китабы дөнья күргәннән соң килә. Китабында Сигэаки Хинохара сәламәт тән белән бергә сәламәт җан булдыру турында яза.

Табиб 88 яшендә ул мюзикл өчен сценарий яза һәм анда үзе дә катнаша. Хинохара 90 яшендә оркестрның дирижер пульты артына баса (хастаханәдә үзенең авырулары өчен музыкаль кичәләр уздыра торган була). Үзенең 105 яшен ул Тайваньда уздырган була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading