16+

65 яшьлек гомер бәйрәменә бер көн кала Виталий Чуркин вафат булды

Дүшәмбе көнне Нью-Йоркта, 65 яше ту­лырга бер көн кала, Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле Виталий Чуркин вафат булды. Ул йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразлыйлар. Аның хәле эш вакытында начарланган, клиникада җан биргән.

Виталий Чуркин вафатыннан соң, Мәс­кәүдә аңа һәйкәл куярга кирәк, дигән идея дә яңгырады. Әлеге тәкъдим белән җәмәгать оешмалары чыккан. Дипломат истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан мемориаль такта кую фикере дә бар.

Россия Президенты Владимир Путин Виталий Чуркинны үлеменнән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләү турында карарга кул куйган, дип яза ТАСС. Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләк «АКШ, Нью-Йоркта Россия Федерациясенең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле постында күрсәткән фидакарьлеге, ныклыгы һәм югары һөнәри осталыгы өчен» бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading