16+

8 Казан студенты «WorldSkills» дөнья чемпионатында катнаша

Əлеге егет-кызлар Əбу-Даби шәһәрендә узачак 44нче "WorldSkills» эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында ил данын яклыячак.

Əлеге егет-кызлар Əбу-Даби шәһәрендә узачак 44нче "WorldSkills» эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында ил данын яклыячак.

Чемпионат 14 - 19 октябрь көннәрендә уза. Бирегә 77 илдән 1300 катнашучы киләчәк.

Россия җыелмасында Казанның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы студенты Булат Галиуллин ("Балта остасы"), Казан политехник көллияте студенты РВадим Поляков ("Суыткыч техникасы һәм кондиционер эшчәнлеге"), Казан медицина көллияте студенты Александра Крайнова ("Медицина һәм социаль хезмәт),

Казан милли химик-тикшеренү институты (КХТИ) студенты Альберт Минеев (САD инженер графикасы), Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә көллияте студенты Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев ("Мобиль робототехника"), Александр Александров ("Мәгълүмати кабель челтәрләре"), П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте студенты Салават Җамалиев ("Металл корылмалар белән эшләү") Татарстанны гына түгел, ил данын яклыячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading