16+

Алабугада үгез хуҗасын сөзеп үтергән

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында 69 яшьлек пенсионерны үгез сөзеп үтергән.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында 69 яшьлек пенсионерны үгез сөзеп үтергән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бәхетсезлек буласы көнне кызы аранга кергән, үгезнең тынычсызлануын күреп, ярдәмгә әтисен чакыра. Өч яшьлек тоннага якын авырлыктагы үгез арканнан ычкынып, ишегалдына йөгереп чыга. Ир-атның киеменнән эләктереп, бәрәңге кырына өстерәп чыгып китә. Якыннары аны үлгән килеш табып ала. Аларның әйтүенчә, берничә көн алдан үгезне кыргый төлке тешләгән булган. Аучылар үгезне атып үтергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading