16+

Андрей Ларьков: «Чаңгы ярышларында җиңү спортчыдан гына тормый»

Чаңгы ярышлары буенча Дөнья чемпионатының көмеш медалисты, Татарстан спортчысы Андрей Ларьков ярышлар сезонына нәтиҗә ясады.

Андрей Ларьков: «Чаңгы ярышларында җиңү спортчыдан гына тормый»

Чаңгы ярышлары буенча Дөнья чемпионатының көмеш медалисты, Татарстан спортчысы Андрей Ларьков ярышлар сезонына нәтиҗә ясады.

- Дөнья чемпионатында һәм дөнья Кубогы этабында бар көчкә дә ярышып булмады. Сезон белән мин канәгать, ләкин хаталар өстендә эшлисе бар әле. Чаңгы ярышларында җиңү спортчыдан гына тормый. Күп әйбер техник мизгелләргә, инвентарь әзерлегенә бәйле. Әйтик дөнья чемпионатында чаңгы кигәч, көндәшләрдән артта калам икәнен сиздем. Нәтиҗә канәгатьләндермәде, сигезенче килдем, - ди спортчы.

Андрей 24 март көнне Ханты-Мансийск шәһәрендә узачак чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында да катнашачак.

- Мин скиатлон дистанциясен узмакчы идем. Ләкин ул ярышларга өлгермим. Шуңа күрә 15 чакрым, спринт-эстафета, зур эстафета кебек аралыкны гына узам. Шулай ук 70 чакрымлы сверхмарафон узарга ниятлим, - диде егет.

Сүз уңаеннан, Татарстан спортчылары 2018 елда узачак Олимпия уеннарында катнашачак. Республика Россия җыелмасына чаңгычы, сноубордист, фигурист һәм хоккейистлар әзерли башлаган.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading