16+

Балның да бренды булачак

Башкортстанның Белорецк, Габҗәлил, Бөрйән, Архангельск һәм башка районнарында яшәүче умартачылар «Башкорт балы» дип исемләнгән күмәк бренд буларак берләшергә мөмкин.

Башкортстанның Белорецк, Габҗәлил, Бөрйән, Архангельск һәм башка районнарында яшәүче умартачылар «Башкорт балы» дип исемләнгән күмәк бренд буларак берләшергә мөмкин.

Бу балны күпләп сату һәм сатып алу өчен эшләнә. Республиканың умартачылык продукциясе җитештерүче һәм эшкәртүчеләре ассоциациясе вице-президенты Сергей Мөлеков фикеренчә, башкорт балының дөнья базарындагы көндәшләре арасында өстенлеге - экологик яктан чиста булуында. Чөнки андагы балның 30 процентка якыны фальсификат. Тик шул ук вакытта умартачыларга бал кортларын карау, тәрбияләүнең заманча ысулларын өйрәтү программасы аз үсеш алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading