16+

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында кулланучы һәркемнең шәхси кабинеты булачак

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинет фукнцияләрен киңәйтү турындагы карарны имзалады. Әлеге документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Известия".

«Федераль дәүләт мәгълүмати системасының «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы»нда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрләр күрсәтүдә гариза бирүчене агымдагы статус турындагы мәгълүмат белән тәэмин итү өчен бердәм шәхси кабинет булдырылган», - диелә карарда.

Моннан тыш, гражданнар үз сорауларының каралу тарихын тикшерә һәм аларга килгән нәтиҗәләрне, электрон докуметларны саклый алачак.

Документ электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм белешмә, документлар алуны гадиләштерүне үстерүгә юнәлтелгән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading