16+

Бүген Наилә Гәрәева белән иҗади очрашу була

Бүген, 24 ноябрь көнне сәгать 17.00 дә, ТР Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева белән иҗади очрашу үткәрелә.

Бүген, 24 ноябрь көнне сәгать 17.00 дә, ТР Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева белән иҗади очрашу үткәрелә.

Әлеге чарада аның "Язмышыма рәхмәт" дигән китабын тәкъдим итү дә күздә тотыла.

Наилә Гәрәева иҗатына багышланган бу китап 2015 елда нәшер ителгән. Проекның җитәкчеләре - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театр директоры Илфир Якупов. Китапны Люция Хәбибуллина төзегән.

Китапта Наилә Гәрәеваның гаиләсе, иҗат башлангычы, бергә эшләгән танылган артистлар хакындагы истәлекләре тупланган икән. Шулай ук китапта актрисаның төрле басма матбугат чараларында дөнья күргән интервьюлары да кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading