16+

"Булачак әти" тумаган нарасыен үтерергә керешкән

19 яшьлек егет 14 яшьтәге йөргән кызының авырга узганын белгәч, аны бик каты кыйнаган һәм буып үтерергә маташкан, ә аннары чокырга ташлап калдырган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

19 яшьлек егет 14 яшьтәге йөргән кызының авырга узганын белгәч, аны бик каты кыйнаган һәм буып үтерергә маташкан, ә аннары чокырга ташлап калдырган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Әлеге хәл криминаль фильмны хәтерләтә, ди тикшерүчеләр. Әле кайчандыр мәхәббәт хисен белдергән егет бер мизгелдә канэчкечкә әверелер дип кем уйласын.

Азнакай районында яшәүче 19 яшьлек егет агымдагы елда социаль челтәрләр аша 14 яшьлек укучы кыз белән танышкан. Апрельдә исә кыз белән интим мөнәсәбәткә кергән. Соңрак кыз егетенә йөкле булуын хәбәр иткән.

Балигь булмаган яшүсмер кыз белән бәйләнешен яшерү өчен җинаятьче аны үтерергә карар кыла. Моның өчен егет "сөйгәне" янына килгән, авыл җирлегенә алып чыккан да, аны бик каты кыйнаган һәм буып үтерергә маташкан. Ул аңын югалткач, егет яшүсмерне машина багажнигына салып, куаклыкка алып килгән. Шуннан соң корбанын чокырга ыргытып калдырган.

Берничә сәгатьтән соң укучы кыз аңына килгән һәм мөстәкыйль рәвештә юлга чыга алган, юлаучылар аны хастаханәгә илткәннәр.
Азнакай егете берьюлы берничә маддә: "уналты яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәткә керү",  "башка җинаятьне яшерү максаты белән үтерүгә һөҗүм итү" буенча гаепле дип танылды. Якындагы 9 ел да 1 ай гомерен яшь кеше катгый режимлы колониядә уздырачак.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эз биргэннэре, маньякка

    • аватар Без имени

      0

      0

      Имгэк

      Мөһим

      loading