16+

Чемпионатка килүчеләрне "Казан-Арена" футбол стадионы капка төбендә 4 метрлы чәчәк каршы алачак

Футбол буенча быел Конфедерация кубогы һәм 2018 елда Дөнья чемпионаты матчларын карарга киләчәк тамашачыларны «Казан-Арена» футбол стадионы капка төбендә дүрт метрлы чәчәк каршы алачак. Ышанмыйм димә, Казан бу!

Футбол буенча быел Конфедерация кубогы һәм 2018 елда Дөнья чемпионаты матчларын карарга киләчәк тамашачыларны «Казан-Арена» футбол стадионы капка төбендә дүрт метрлы чәчәк каршы алачак. Ышанмыйм димә, Казан бу!

- Башкаланың Татарстан урамындагы Барс һәм Меңьеллык мәйданындагы Янаркош чәчәк сыннары казанлыларның да, кунак­ларның да күңеленә хуш килде. Төрле илләрдән килгән туристлар шул сыннар янында озак­лап фоторәсемгә төшәләр. «Казан-Арена» стадионы территориясенә «FIFA» дип язылган дүрт метр биеклектәге яшел инсталляция урнаштырыла. Ул да бик матур булачак, - дип хәбәр итте «Горводзеленхоз» тресты идарәчесе Роза Җаббарова.
Универсиада проспектында «Футбол тубы», Казан Кремлендә чәчәкле аркалар, «Күбәләк» чәчәк сыннары тирә-юньгә ямь тарата.

Казанның Меңьеллык мәйданындагы Янаркош сынын күреп сокланмаган кеше бармы икән? Янаркошның койрыгы гына да ярты гектар мәйданны биләгән төрледән-төрле меңләгән чәчәктән гыйбарәт.
- Казанда 366 гектар мәйданны биләп торган 137 парк­ка, бакчага, скверга һәм 4 мең гектарда Аккош күле шәһәр урманына хезмәт күрсәтәбез. Парклардагы кече архитектура сыннарына буяу белән язмасыннар иде, - дип үтенә Роза Җаббарова.

Трест питомнигында 20 исемдәге 1,4 миллион төп берьеллык чәчәк үсентесе үстерелә. Алар Казанда 21 мең квадрат метр мәйданда утыр­тылачак.

- «Горводзеленхоз» трес­тының шәһәрне яшелләндерүдәге хезмәте мактауга лаек, - диде мэр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин шәһәр башкарма комитетындагы киңәшмәдә. - Казандагы паркларны хәстәрләүгә рес­публика тарафыннан ярдәм арттырылды. Чәчәкләргә карата «күп булды» дип әйтеп булмый, мөмкин кадәр күбрәк мәйданнарда утыртылсыннар. Казан ямьле булсын!

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading