16+

Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр иганәче булган бәйгедә Теләче кызы җиңде (ВИДЕО)

Казан шәһәрендә Бөтендөнья Татарлар конгрессы бинасында Туган телләр көне уңаеннан Инстаграмм социаль челтәрендә уздырылган "Мин татар телемне яратам" дип исемләнгән дөньякүләм бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды, дип языла "Теләче" газетасында.

Дөньяның төрле почмакларыннан 250 дән артык катнашучы булган бәйгедә Теләчедән 4 яшьлек Язилә Шәмсетдинова беренче урын яулады. Ул грамота, планшет һәм телефон белән бүләкләнде (җитәкчесе - "Аленушка"балалар бакчасы тәрбиячесе Раилә Дәүләтшина).

Бәйгенең иганәчесе - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр, милләттәшебез Исмәгыйль Шәнгәрәев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading