16+

Иң күп фатирлар Татарстанда тапшырыла

Быел республикада 50 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 17 йорт салыначак. Дүрт объектта төзелеш эшләре инде төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр Татарстанның хөкүмәт йортында узган утырышта. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Быел республикада 50 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 17 йорт салыначак. Дүрт объектта төзелеш эшләре инде төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр Татарстанның хөкүмәт йортында узган утырышта. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.


Төзелеш өлкәсендә быелгы төп күрсәткечләрнең берсе - беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдергәнчә, Дәүләт статистикасы федераль органы (Росстат) мәгълүматлары буенча, 2017 елның беренче алты аенда Россиядә 27 миллион 984,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, дүрт субъектта, шул исәптән безнең республикада да уңай динамика күзәтелә икән.

- 4 августка республикада 1 миллион 321,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу гомуми планның 55 процентын тәшкил итә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, план 105 процентка үтәлгән, - ди Алексей Фролов.

Уңышлы эшләп килүче социаль ипотека - Дәүләт торак фонды программасы нигезендә 4154 фатирга исәпләнгән 84 йорт төзелгән. Быелга планлаштырылган тагын 89 объектны да тиздән файдалануга тапшырырга уйлыйлар, 29 йортта шулай ук төзелеш эшләре гөрли, калган тугызында әзерлек уртачадан түбәнрәк дәрәҗәдә бара.
Быел арендалы торак программасы буенча 17 йортны куллануга тапшыру күздә тотыла. Сүз уңаеннан, 15 объект инде сафка баскан. Югары Ослан, Чирмешән, Мамадыш, Әлки районында яшәүчеләр арендалы торактан файдалана алачак. Шушы көннәрдә Иннополисның бер объектында шулай ук төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, ә Апас районындагы торакта эчке эшләр һәм эчке инженерлык челтәре җайланмаларын урнаштыру белән мәшгульләр. Тиздән анда да «өй туйлары» гөрләр.

Киңәшмәдә ятим балаларны һәм күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү турында да сөйләштеләр. Сәламәтлек саклау өлкәсенә караган объектлардагы төзелеш эшләре, спорт мәйданчыкларын булдыру хакында да әйтелде. 2017 елга дәүләт тарафыннан 159 гаиләне тораклы итү күздә тотыла: биш һәм аннан да күбрәк сабые булган 49 гаилә, 61 яшь гаилә, 49ы - 2015-2020 елларга исәпләнгән «Торак» максатчан федераль программасы нигезендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading