16+

Һиндстанда бер эшмәкәр 150 парны өйләндергән

Һиндстанның Гуджарат штатында бер көнне 150 пар өйләнешкән.

Һиндстанның Гуджарат штатында бер көнне 150 пар өйләнешкән.

Аларга туйны алмазлар сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Махеша Савани уздырган. Әлеге эш белән бизнесмен 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Ул вакытта үзенең бер хезмәткәре ике кызын кияүгә бирергә тиеш була, әмма үлеп китә. Махеша Савани аларның туй чыгымнарын күтәрә. Шуннан бирле һәр елны ярлы гаиләдә үскән, әтиләрен югалткан кызларны кияүгә бирә башлый. Бу юлы исә шундый 150 парны өйләнештерә. Туйга аның 750 мең доллар акчасы киткән. Бәйрәмдә 100 мең кеше катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading