16+

Җир өчен икеләтә түләргә туры киләчәк

2018 елдан җир налогын яңача исәпләргә җыеналар.

2018 елдан җир налогын яңача исәпләргә җыеналар.


Татарстан Росреестр идарәсендә физик затларның күчемсез милекләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, бу беренче чиратта, “бакча амнистиясе” бетү белән бәйле. Хәзер күчемсез милекне бинаның техник планы нигезендә дә теркәп була. Ә марттан соң, әгәр “дача амнистиясен” озайтмасалар, милекне теркәү өчен объекны куллануга тапшыру турындагы рөхсәт кәгазе таләп ителәчәк. Бу өстәмә чыгымнар, вакыт, мәшәкать дигән сүз. Өстәвенә җир налогында да үзгәрешләр керергә мөмкин,  ди.  
Әгәр дә җәйге бакчада, шәхси участокта рәсмиләштерелмәгән күчемсез милек объекты барлыгы ачыклана икән, аның өчен салымны икеләтелгән суммада түләттерүләре ихтимал. Былтыр бу кагыйдә берничә төбәктә сыналды инде, – ди Энҗе Мөхәммәтгалиева. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading