16+

Истәлек тактасындагы хатаны ничек төзәттерергә?

Арча районының Югары Оры авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган. Әмма анда безнең әтинең фамилиясен хата белән язганнар. Фәхретдинов дигәннәр. Дөреслектә ул Фатыйх Шәрәфи улы Шәрәфиев. Кайткан саен шуңа борчылып, елап киләм. Шушы хатаны төзәтер өчен кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Рәис Шәрәфиев, Казан. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен...

Арча районының Югары Оры авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган. Әмма анда безнең әтинең фамилиясен хата белән язганнар. Фәхретдинов дигәннәр. Дөреслектә ул Фатыйх Шәрәфи улы Шәрәфиев. Кайткан саен шуңа борчылып, елап киләм. Шушы хатаны төзәтер өчен кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?

Рәис Шәрәфиев, Казан.

Бу мәсьәләне хәл итәр өчен Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының иҗтимагый оешмалары белән эшләүче бүлегенә (843) 557-21-21 телефоны аша шалтыратып чыгарга кирәк. Шулай ук мондый проблемаларны (843) 557-21-19 номерына да хәбәр итәргә мөмкин. Болардан кала, халык белән эш буенча секторының «кайнар линия»сенә хәбәр итәргә була. Аларның телефон номерлары - (843) 557-21-12 һәм 557-19-36. Кайвакыт, бу «кайнар линия» эшләми дип, шикаятьләр килә, чөнки шалтыратуларны автоҗавап кабул итә. Әмма андагы мөрәҗәгатьләр тыңлана һәм тиешле чаралар күрелә.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading