16+

Канада хоккейчылары Россиягә килмәячәк

Канаданың туплы хоккей буенча җыелма командасы 2018 нче елда Хабаровскида узачак дөнья чемпионатына килмәячәк.

Канаданың туплы хоккей буенча җыелма командасы 2018 нче елда Хабаровскида узачак дөнья чемпионатына килмәячәк.

Канаданың Россиядә узучы чемпионатларга килмәве беренче тапкыр гына түгел  – 2015 нче елда да шул ук Хабаровскида узган Дөнья чемпионатында катнашудан баш тарткан иде. Ул чакта килмәүнең сәбәбе – акча юклык булса, бу юлы Халыкара туплы хоккей федерациясеннән алынган хатта сәбәпләре әйтелми.

Канада агымдагы елда Дөнья чемпионатының В төркемендә җиңеп, киләсе турнирда элитлы дивизионда чыгыш ясау хокукына ия булган иде, аның урынына хәзер Венгрия чыгыш  ясаячак. Ярышлар киләсе елның 29 гыйнвареннән алып 4 нче февральгә хәтле барачак.
Моңарчы Канаданың биатлончылары да Россиядә узачак чемпионатка бойкот белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading