16+

Казаннан Чиләбегә бер поезд белән генә барып булачак

20 апрельдән Казаннан Чиләбегә бер поезд белән туры барырга мөмкин була.

20 апрельдән Казаннан Чиләбегә бер поезд белән туры барырга мөмкин була.

Популяр маршрут буенча пассажирларны йөртү өчен 79/80 нче Чиләбе - Мәскәү зур тизлекле поезды билгеләнгән. Әлеге юнәлештәге поезд беренче тапкыр Екатеринбург һәм Казан аша үтәр торган маршрут буенча барачак (Татарстан башкаласында поезд Восстание станциясендә туктаячак). Чиләбедән поезд 20 апрельдән башлап җөп числоларда, 22 апрельдән Мәскәүдән (Казан вокзалыннан) башлап йөри башлаячак. Чиләбедән 19.05 сәгатьтә кузгала, Казанга киләсе көндә 16.08 сәгатьтә килеп җитә, Мәскәүгә җитү вакыты - 4.57 (Чиләбедән Казанга кадәр юлдагы вакыт 21 сәгать тә 3 минут, Чиләбедән Мәскәүгә кадәрге вакыт - 33 сәгать тә 52 минут). Мәскәүдән поезд 18.50 сәгатьтә китә, Казанга 07.44 сәгатьтә килеп җитә, Чиләбегә 05.48 сәгатьтә барып җитә. Мәскәү вакыты күрсәтелгән, дип хәбәр итә Көньяк-Урал тимер юллары матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading